Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Кимендә 50 ел газ белән тәэмин итеп торачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Богородск авыл җирлегендә "Богородск" газ тапшыру станциясе нигезенә беренче ташны салды. Зур төзелешкә башлангыч бирелде. Әлеге станциягә хәзердән үк якын тирәдәге авылларда яшәүчеләр (монда газ белән тәэмин итү проблемасы бар) генә түгел, ә Казанның, Питрәч, Лаеш районнарының йорт салучылары, промышленность белән шөгыльләнүчеләр зур өметләр баглый.

"Богородск" газ тапшыру станциясе Миңнебаево-Казан газ үткәргечен (аны куллануга 1953 елда тапшырган булганнар) реконструкцияләү (220-285 км участогында) буенча инвестицион проектны тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Аның җитештерүчәнлеге исәпләүләр буенча елына биш миллиард кубометрдан артыграк тәшкил итәчәк. Булачак газ тапшыру станциясенә 720 миллиметрлы газүткәргеч 1,66 километрда сузылган инде, станциядән 1220 миллиметр диаметрлы газ тапшыру үткәргече "Вознесенье" төп газ көйләгеч пунктына кадәр 14,2 километрда үткәрелгән. Тиздән алар буенча йортларга, фатирларга, шулай ук предприятиеләргә зәңгәр ягулык килә башлаячак.
- Бүген безнең республика өчен истәлекле вакыйга. Газ белән нәтиҗәле тәэмин итү һәр зур проектның мөһим өлешен алып тора. Әлеге газ тапшыру станциясе бик күп проблемаларны хәл итәчәк - яңа сәнәгать мәйданчыклары белән тәэмин итү, башкалабызны газ белән тәэмин итү ышанычын арттыру мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде газ тапшыру станциясенең беренче ташын салу тантанасында Рөстәм Миңнеханов. - Станциянең Казанның һәм янәшәдәге яңа салынган йортларның газ белән тәэмин итү буенча резервы 50 һәм 70 елга кадәр җитәчәк.
ТР Президенты "Газпром трансгаз Казан" коллективына аерым рәхмәт белдерде. Соңгы берничә елда компания күп кенә проблемаларны хәл итте, шул исәптән Иннополиста һәм Түбән Кама мәйданчыгында", - диде ул.
"Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков бу вакыйга уңаеннан үз фикерен белдерде:
- Әлеге газүткәргеч Түбән Кама промышленность узелына да тоташа, бу республикада иң заманча һәм куәтле станция булачак, ул яңа төзелгән йортларны, предприятиеләрне газ белән ышанычлы тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте ул.
"Богородск" станциясе тагын бер мәсьәләдә хәлиткеч фактор булып торырга мөмкин - аның хезмәт күрсәтү зонасында, Гильдеево авылында Питрәч районының һәм Казанның күп балалы аналарына җир участоклары бүлеп бирү иң мөһим һәм проблемалы мәсьәләләрнең берсе - мондый участоклар инфраструктурасы, аларга барлык кирәкле коммуникацияләрне үткәрү.
ТР Президентының булачак станция нигезенә салган беренче кирпече тигез салынды, бу эшнең яхшы гына башланып китүенә ишарәли.
Барысын да график буенча вакытында башкарып чыгар өчен төзелешкә иң заманча техника һәм белгечләр җәлеп ителәчәк.
- Монда көн саен 250-300 кеше эшләячәк, - дип өстәде Рәфкать Кантюков. - Бәлки вакытыннан алдарак та тәмамлап чыгарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса