Колай авыл советы тиздән өй туен билгеләп үтәчәк
Авыл советы бинасы - ул авылның үзәге булып тора. Анда авыл халкы үзенең проблемалары белән килә. Колай авыл советы бинасы якынча кырык ел элек төзелгән булган. Шушы еллар эчендә ул бик нык тузган, җылыны тотмый, анда эшләр өчен яхшы шартлар юк. Һәм менә бүген, дәүләт программасы ярдәмендә, бинаны яңарталар. Март...
- Әлбәттә, җиңел түгел, чөнки монда бар да бик нык үзгәрде. Монда ремонт та, гражданнарны кабул итү дә... - дип сөйли Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская, төзелеш материаллары белән тулган үзенең эш бүлмәсенә карап. Әмма, без булдырырбыз, дип уйлыйм! Һәм безгә эш барышын аңлатып китте.
- Бүген бездә капиталь ремонт эшләре бара, без моны бик көттек. Безнең авыл советы бинасы 1977 елда төзелгән. Бүген ул вакыт таләпләренә җавап бирми. Анда бик суык, бәдрәф ишегалдында. Ә безгә, үз халкыбыздан тыш, күп гражданнар Казаннан киләләр... Ремонт ярдәмендә, бу хәл үзгәрер, дип уйлыйм.
Колай авыл советы бинасын яңарту авыл советлары кергән биналарны капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында башланды. Төзүчеләр бина фасадын яңартудан башладылар. Инде бүген кайбер урыннары матур фирүзә төсендәге металл сайдинг белән тышланган. Авыл советы хезмәткәрләре хәзер төзүчеләрдән аларның түбәсе коңгырт төстә булуын сорыйлар. Интернет аша белешеп, фирүзә төс нәкъ тә коңгырт төс белән туры килә, дигән фикергә килгәннәр. Матур да булырга тиеш бит әле!.. Төзүчеләр исә матур да, сыйфатлы да булачак, дип вәгъдә итәләр. Җылыту һәм түбә алыштыру буенча эшләр тәмамланганнан соң, алар бинаның үзенә керешәчәкләр. Төзелеш оешмасы прорабы Руслан Сираев безне бүлмәләр буенча йөртеп килде, кайда нинди үзгәрешләр булачагын аңлатты. Барлык бүлмәләрдә дә асылмалы түшәмнәр эшләнәчәк, яңа бүлмәара ишекләр урнаштырылачак, яктырту һәм җылылык системалары тулысынча алыштырылачак. Бүлмәләрнең берсендә тоткарланып, прораб билгеләп үтте:
- Монда бар да тулысынча санузелга кадәр үзгәртеләчәк. Шулай итеп, уңайлыклар ишегалдында булган вакытлар үткәндә калачак. Бинаның тәрәзәләрен алыштырып тормаячакбыз, тик менә тәрәзә сөзәкләрен яхшыртачакбыз. Матур да булачак, элеккеге кебек салкын да кертмәячәк.
- Эш бүлмәләренең кайберләре инде җиһазлардан һәм документлардан арындырылган, киләчәк эшләргә әзерләнгән. Барысын да үзебез ташыйбыз, - ди авыл җирлеге башлыгы. - Эшчеләр төзергә тиеш, ә без аларга шартлар тудырабыз.
Әйтергә кирәк, авыл советы бинасында тагын әле почта хезмәте һәм уполномоченный участковые терәк пункты урнашкан. Шуңа күрә, өй туен күпләр билгеләп үтәчәк. Төзүчеләр планы буенча, инде апрель ахырында эшләр тәмамланачак.
2017 елда барлыгы республикада муниципаль берәмлекләрнең 42 авыл советы бинасы һәм 11 авыл советы бинасын ремонтлау планлаштырылган. Финанслаштыру күләме 98,45 миллион сум тәшкил итәчәк. Эшләр 39 объектта башланган.
Авыл советлары кергән биналарны капиталь ремонтлау буенча республика программасы 2016 ел башында старт алды. Программаны ТР муниципаль берәмлекләр советы тәкъдим итте һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Бүген Татарстан Республикасында барлыгы 30дан артык социаль-икътисади үсеш программасы гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа