Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Колайлылар да медпунктлы булды

1 июльдә Колай авылында тантаналы вакыйга булып узды. Биредә яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Аны егерме көн эчендә җыеп куйдылар.

Бу көннәрдә Колай авылында бик матур әфлисун төсендәге, җыйнак кына бина барлыкка килде. Аны тылсым таягы белән изәгәндәй, бик тиз салдылар.
Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров та килгән иде:
- Бу тормыш-яшәеш өчен мөһим объект республика программасы нигезендә төзелде. Сез бирегә килеп, хәлегезне тикшертә, чир-сырхауларыгызны дәвалый алачаксыз, - диде.
Аның әйткәннәрен җөпләп, район үзәк хастаханәсе баш табибы Алмаз Хәкимуллин быел шундый ике медпункт эшли башлаячагын әйтеп узды. Былтыр шулай ук программа нигезендә ике пункт төзелгән булган.
Шунысы игътибарга алырлык, символик ал тасманы кисү хокукы алар белән бергә 82 яшьлек Екатерина Бочкаревага да бирелде. Ул 36 ел авыл медпунктында фельдшер булып эшләгән.
- Безнең медпунктта су да, канализация дә юк иде. Шундый шартларда ничек итеп эшләргә була? - ди ул. - Мин беркөнне телевизор карап утырганда бер авылда медпункт төзеп куюларын күрсәттеләр. Бар да Президентка рәхмәт яудыра! Мин дә аңа хат язарга булдым. Менә бүген бездә шатлыклы вакыйга - яңа ФАП ачабыз!
Бу хәлгә авылның башка кешеләре дә бик сөенде. Алар да кунаклар белән бергә яңа бинага керде. Күргәннәреннән дә канәгать калдылар.
Ә яңа медпункт хуҗабикәсе - авыл фельдшеры Валентина Храмованың сөенеченә чик юк иде. Ул да элекке фельдшер шикелле, 43 ел Колай халкына хезмәт күрсәтә. Биредә бүген 1217 кеше яши. Шуларның 224е 14 яшькә кадәрге балалар. Көненә 24-27 шәр кеше кабул итә икән. Фельдшер да элекке авыр эш шартларын искә ала. Хәзер күпкә җиңелрәк булачак. Гәрчә авыл фельдшерының хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый. Ул медсестра да, акушер-гинеколог та, фельдшер да... Элек ашыгыч ярдәм дә хезмәт күрсәтмәгән аларга. Бала табучы хатыннарны йә машина, йә трактор белән, төнгә өчәр тапкыр районга алып барырга туры килгән. Колайда бала туу күрсәткече районда иң зуры булган. Хәзер дә шулай кала икән. Яңа туган балаларны юлда да, мастерскойда да, хәтта кырда да кабул иткәннәр.
Бәхеткә, бар да артта калган. Бүген цивилизация авылга килә. Яңа объект шуңа дәлил булып тора.


КАРАДЫЛАР ДА, ДӘВАЛАДЫЛАР ДА. Николай Александров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X