Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

КОТЛАУ

Хөрмәтле питрәчлеләр! Кадерле кунаклар!

Сезне искиткеч бәйрәм - Сабан туе белән котлыйм!

Районыбыз халкы өчен бу иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе.

Ерак гасырларда яралып, Сабантуй үзенең милли характерын саклап калган. Шул ук вакытта ул милләтара татулыкны һәм бердәмлекне ныгыта. Сабантуй мәйданы дус-ишләрнең очрашу урыны булып тора һәм бәйрәм атмосферасы, кабатланмас рухы, көрәш һәм халык күңел ачулары белән үзенә җәлеп итә. Сабан туенда без, иң беренче чиратта, булачак уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Чөнки булачак уңыш һәм халыкның мул тормышы нәкъ тә авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәтләренә бәйле. Бу көнне без алдынгы механизаторларны һәм терлекчеләрне, хуҗалык җитәкчеләрен һәм район тормышында катнашкан иң яхшы хезмәтчәннәрне хөрмәтлибез. Фидакарь хезмәтләре өчен аларга рәхмәт белдерәбез.

Безнең районда Сабантуй һәрвакыт кунакчыл һәм күңелле үтә. Ул һәр өйгә күтәренке кәеф, яхшы хәбәрләр генә алып килсен, яңа һөнәри уңышларга илһамландырсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет һәм шатлык, иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса