Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

КОТЛАУ

Хөрмәтле питрәчлеләр, район кунаклары!

Россия көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз.

Россия көне - ул күпмилләтле дәүләттә яшәүчеләрнең барысы өчен дә үзенчәлекле, мөһим бәйрәм. Бу бәйрәм милли килешеп яшәүне, бердәмлекне, һәрберебезнең дә Ватаныбызның бүгенге һәм киләчәк көне өчен ышанычын гәүдәләндерә.

Бу мөстәкыйльлек, тынычлык бәйрәме дә. Ул үзенең илен тиңдәшсез яраткан, аның тарихы, рухи һәм мәдәни мирасы белән горурланучыларның бөтенесен бергә берләштерә. Россия тарихы - бу безнең тарих, ә ул кече туган илдән башлана. Безнең кече ватаныбыз - Питрәч. Безнең аңа карата булган мәхәббәтебез - бу туган илгә мәхәббәт. Аның бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры барыбызның да тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, гражданлык җаваплылыгына бәйле.

Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлап, барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, алдагы көнгә ышаныч, ниятләрегезнең тормышка ашуын һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса