Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

КОТЛАУ

Хөрмәтле китапханә системасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлыйм!

Китапханә гомер-гомердән белем йорты, уку һәм фикерләүгә ярдәм итүче күнекмәләр алу урыны булган, шулай ук китапка хөрмәт тәрбияләүдә аның роле бәяләп бетергесез. Районыбызның китапханә хезмәткәрләре үз укучыларына ирекле мәгълүмат алуны тәэмин итеп һәм сыйфатлы яңа хезмәтләр тәкъдим итеп, халыкның барлык катламының фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге сорауларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерә.

Бу бәйрәм көнендә тарихи мирасны саклау эшенә зур өлеш кертүегез, туган якны өйрәнү һәм әхлакый, рухи кыйммәтләрне пропагандалау буенча башкарган зур хезмәтегез өчен олы рәхмәтләремне кабул итегез.

Хөрмәтле китапханәчеләр, сезнең ярдәм һәм тырышлык белән китапханәләр күптәннән бөтенкешелек кыйммәтләренә төшенү, яңа белемнәр туплау урынына әверелде.

Сезгә чын күңелдән бәхет-шатлык, иминлек, алга таба эшегездә һөнәри уңышлар теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса