Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

УНИВЕРСИАДАГА Россиянең барлык студентларын да китерергә тәкъдим ителде.

Бу турыда Россия Фекдерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов әйтә. Алар ярышларда гына түгел, Универсиада уты эстафетасында да катнашачак. Ул Россиягә 25 гыйнварда - Студентлар көнендә старт алачак.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА 2012 елның 15 декабреннән 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Аның кысаларында яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк. Шулай ук кизү торучыларның санын арттыру да планлаштырыла. Карарда ябык биналарда пиротехника чараларын куллануны тыю турында ассызыклана.

ТАТАРСТАННЫҢ ТӨП ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ 26 декабрьдә "Татнефть-арена"да үтәчәк. Анда 7,5 мең яшь татарстанлы катнашачак. Шуларның 2 меңнән артыгы Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан киләчәк. Алар арасында безнең район вәкилләре дә булачак.

ПИТРӘЧЛЕЛӘР республика башкаласында узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша. Бу юлы 21 машинага төяп, кош, терлек ите, бал, кымыз, сөт алып бардылар. Барлыгы 685 мең сумлык товар сатылган.

ПИТРӘЧ РАЙОНЫ ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ 2012 елның 11 аена 100 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда 20 кеше үлгән, 154 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт вакыйгалары 8,6 процентка арткан (+8 юл-транспорт вакыйгасы). Төрле тән җәрәхәтләре алучылар 20,2 процентка арткан, үлүчеләр 16,6 процентка кимегән.

ПИТРӘЧ ЯШҮСМЕРЛӘР ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ Татарстан беренчелегендә чираттагы җиңүен яулады. 1995-1996 елда туган егетләр Азнакайдан "Сокол" командасын кабул итте һәм 6:1 исәбе белән җиңде.
Моңа кадәр питрәчлеләр Казан яшьтәшләре белән ике уен үткәргән иде. Алар "Смена" командасына 2:5 исәбе белән оттырды, "Авиатор" командасын 7:2 исәбе белән җиңде.

РЕДАКЦИЯНЕҢ үз укучылары арасында игълан иткән "Бүләк уйнату" чарасына 400 дән артык квитанция килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса