Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Мобиль бригада бик кирәкле булып чыкты

"Һәрбер буй җиткән кеше печәнгә ашыксын". Борын заманда ата-бабаларыбыз печән өстенә шулай зур әһәмият биргән. Бүген дә ул актуальлеген югалтмады.

Эссе июль көннәрендә авыл хезмәтчәннәре өчен иң мөһим эш - кышка азык хәзерләү. Шушы чорда җыйган печән югарырак сыйфатлы була. Аны сөтбикәләр кышын бик теләп ашый.
Районның күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азыкны үз көчләре белән хәзерлиләр. Азык хәзерләүдә һәм җитештерүдә бай тәҗрибә туплаган хуҗалыклар быелгы печән өстендә дә терлекчелек өчен яхшы азык запасы әзерләп куйды. Әмма мондый предприятиеләр белән беррәттән авыл хуҗалыгында бүген дистәләгән кече бизнес субъектлары да эшләп килә. Бу, аерым алганда, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Алар да сизелерлек азык запасы әзерли. Шушы үзенчәлекне исәпкә алып, районда, быелгы сезонда район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдиме һәм ярдәме белән аграр яшьләр берләшмәсе төзелде. Аның максаты - крестьян-фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны азыклар белән тәэмин итү. Әлеге берләшмәне Айдар Габдулганиев җитәкли. Ул күптән түгел Казан аграр университетын тәмамлаган. Авыл хуҗадыгы тармагында яңа кеше түгел, берникадәр тәҗрибәсе дә бар ("Марс" агрофирмасында агроном-орлык белгече, Кибәк Илендә идарәче, Чытыда агроном - азык белгече). Хәзер аның җитәкчелегендә 8 кеше. Аларның яшьләре 18дән 25кә кадәр. Болар һөнәри лицей студентлары, аграр уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлап чыгучылар. Бөтенесе дә берләшмәгә эшнең асылын аңлап һәм зур теләк белән килгәннәр. Янып-дәртләнеп эшлилшәр. Хәтта фоторәсемгә төшерү өчен дә эшләреннән бүлеп торырга туры килде үзләрен.
- Гомумән, берләшмә кече авыл хуҗалыгы предприятиеләрен азык белән генә тәэмин итү түгел, яшьләрне теләсә-нинди техникада эшләргә өйрәтү өчен оештырылды, - диде Айдар. - Бездә азык хәзерләү техникасы тулы җыелмасы бар. Бу: "МТЗ-1221", "МТЗ-82" (4), пресс (2), тырмалар, печән кабарткыч, ротор чапкычы, пресс-печән төргеч һәм башкалар. Аларда эшләве үзе бер рәхәт. Менә карагыз әле (печән кабарткыч белән агрегатланган үтеп баручы тракторны күрсәтә), техника ничек эшли? Ул 3 функцияне үти: кабарта, җыя һәм як-якка ташлый. Бик шәп агрегат. Без авыл хуҗалыгы эшләренең теләсә-кайсын башкара алабыз. Хәзер азык хәзерлибез.
Без Рус Казилесе авылы янындагы киң болыннарда йөрдек. Болын буйлап печән төргәкләре ята.
- Монда меңләгән төргәк печән, - ди айдар, якты кояш нурларыннан күзен кысып. - Кешеләр сорап килде инде. Безнең продукцияне күпләр көтә. Халыкка 600 төргәк печән бирдек, 200 төргәкне КФХлар алып китте. Кем әйтмешли, нәтиҗәгә эшлибез. Егетләр дә үз бурычларын белә. Хезмәт хакы эш нәтиҗәсенә бәйле булуын яхшы беләләр. Кыскасы, эшлеклелек һәм төгәллек хөкем сөрә бездә. Әлеге кырда эшне төгәлләдек, бу арада икенче участокка күчәчәкбез, - диде ул.
Совет системасы чорында моңа охшаш тәҗрибә булганы бар иде инде. Ул чагында күчмә механикалаштырылган колонналар оештырылган. Алар хуҗалыкларга азык хәзерләүдә дә, урак өстендә дә ярдәм иткән. Аларның эшчәнлеге үзен аклаган.
Бүген, акчаны саный белә башлаган заманда, мондый берләшмә - авыл хуҗалыгында тагын бер тармак. Анда яшьләр рәхәтләнеп эшләрлек. Югыйсә, аларны авылга бик тартып булмый.
Рәсемдә: Павел Шипшов һәм Владимир Казаков - һөнәри лицейның III курс студентлары Айдар Габделганиевтан күрсәтмә алган чаклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X