Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Монда яңа туган бозауларны аерым ояларда асрыйлар

Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче һәр фермер уңай икътисади күрсәткечләргә ирешергә тели.

Бу максатларга ирешү өчен "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖдә заманча технологияләргә шактый средстволар тоталар: модернизацияләнгән саву аппаратлары һәм техниканы үзләштерәләр, азык сыйфатын һәм терлекләрен асрау шартларын яхшырталар.

- Булачак сыерларның продуктлылыгы яшь терлекләрне асрауның нинди ысулын сайлауга һәм аларны нинди шартларда асрауга бәйле, - ди Белкино авылы терлекчеләре. Монда "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖнең алтынчы бүлекчәсе урнашкан. Бүгенгә монда районда иң күп мөгезле эре терлек тупланган. Бу хуҗалыкта үрчем алу буенча иң югары күрсәткечләргә ирешәләр. Узган елда 1521 баш бозау алганнар, бу 2015 ел белән чагыштырганда 266 бозауга артыграк. Фермада кул хезмәте калмаган диярлек, элеккеге кебек чиләкләрдән флягаларга сөт бушатканны күрмисең. Хәзерге вакытта фермалар сөтүткәргечләр белән җиһазландырылган, азык өләшә торган җайланмалар сыер савучылар эшен күпкә җиңеләйтә.

2017 елны ТР Министрлар Кабинеты төп ветеринария идарәсе "Мөгезле эре терлекләрдәге лейкоз авыруына каршы көрәш елы" дип игълан итте. Монда бу проблема белән күптәннән тулы куәткә шөгыльләнәләр. Бозау дөньяга килүгә бөтенләй яклаучысыз һәм төрле авыруларга тиз бирешүчән була. Бозауларга угызны дөрес эчерткәндә генә аларның иммунитетларын саклап калырга була. Шуңа күрә яңа туган бозауга беренче ашатуда ук үз анасының "сөтен" түгел, ә махсус алдан әзерләнеп куелган башка сәламәт сыерның угызын бирәләр. Аннан соң иң кызыгы башлана да инде.

- Икенче көнне бозауга махсус комбинезон кигезәбез һәм аларны урамга алып чыгабыз. Бу бозауларны салкын ысул белән үстерү дип атала. Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт, яңа туган бозауны беренче көннән алып ике айлык вакытка кадәр салкын вакытта ачык һавада, махсус аерым урыннарда тоту, - ди бүлекчәнең ветврачы Ирек Баһаутдинов.

Хәзерге вакытта монда яшь терлекләр өчен 130 шәхси оя бар. Яңа туган бозауны ничек инде салкынга чыгарасың, дип гаҗәпләнүләребезгә, белгечләр моның бозаулар өчен бер дә куркыныч булмавын әйтте:

- Бу киресенчә, климатка тиз яраклашу өчен кулай шартлар тудыруга ярдәм итә, шулай ук авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Аларның һәрберсе аерым ояларда тора, алар бер-берсе белән элемтәгә керми, димәк, бер-берсенә инфекцияләр дә ияртми, - ди бүлекчәнең зоотехник-учетчигы Анна Батурина.

Коры, җиңелчә салкын һава бозауларның физик хәленә уңай йогынты ясый, ә көнгә өч тапкыр җылы сөт бирү аларның иммунитетын арттыра һәм аларны чыдамлы итә, ди белгечләр.

- Салкыннар вакытында бездә температура -38 градуска кадәр җитте. Барлык бозаулар да бу салкынга чыдады. Бернинди авырлыклар да булмады, - дип сүзен дәвам итте Ирек Әмирович.

Ике айдан соң бозаулар гомуми профилакторийга озатыла. Яңа ел алдыннан гына алар өчен яңа бина төзелгән. Анда керүгә чисталык һәм тәртип шунда ук күзгә ташлана. Фермаларга хас булган терлек, тирес исе дә килми, саф, салкынча һава. Монда бозауларга ясалма сөт бирәләр һәм акрынлап тупас азыкка күчерәләр.

- Алар моннан 5-6 айлык чакта башка группаларга билгеләнәләр: үгез бозаулар - симертүгә, таналар - гомуми кардага, - диде Анна Анатольевна.

Бу ысулның терлекләр санын саклауга һәм алга таба сәламәт сыерларның мул сөт бирүләренә ярдәм итүенә иманнары камил белгечләрнең.

Үрчем алу буенча икенче урында "Соя Колай" ҖЧҖ. 2016 елда анда 605 бозау алганнар. "Рацин-Шәле" ҖЧҖдә икегә азрак бозау туган - 603. "Х.С.Рәхмәтуллин" КФХ фермерларын бары бер генә бозау куандырган. Тулаем район буенча узган елда 4549 бозау алынган, бу 2015 елга караганда 140 башка күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса