Оешканлык таләп ителә
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика район авыл хуҗалыгы кырларын вертолеттан карап чыгуны дәвам итә. 11 майда министр шундый тикшерүдән соң район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмәгә, шулай ук авыл җирлеге башлыклары да чакырылды.
- Районның югары технологиядә үсемлекчелек белән шөгыльләнү потенциалы зур, - дип башлады чыгышын Марат Готович. - Әмма, мин сездә моны күрмим. 11 майга сезнең район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре 55 процентка башкарылган. Бу яхшы күрсәткеч. Быел һава шартларына бәйле рәвештә чәчү эшләренә соңрак керешелде. Әмма кыр эшләренә аз вакыт бирелә. Вакыт ашыктыра.
Аннан соң Марат Готович югарыдан карап йөргәндә өч позициягә игътибар итә: кырларны көзге эшкәртү, дым каплату һәм уҗымнар торышы.
Әлеге позицияләр буенча бездә минуслар күбрәк. Шулай да хәлне үзгәртергә вакыт бар әле. Сездән югары оешканлык, эшкә җаваплы карау таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа