Питрәч күген кышкы салават күпере яктыртты
Бүген питрәчлеләр сирәк очрый торган һәм гаҗәеп күренеш күрә алдылар. Күктә Мишә ягыннан чын салават күпере барлыкка килде.
Кыш көне оптик эффект еш барлыкка килми. Кышкы салават күпере өчен өч шарт кирәк: нык суык, югары дымлылык һәм якты кояш. Әлеге өч шарт бик сирәк туры килә. Ешрак һава торышы алмашынганда, мәсәлән, буран якынлашып килгәндә яки темпуратура түбәнәйгәндә. Халык сынамышлары буенча, кыш көне булган салават күпере - салкынаюга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа