Питрәч районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә барлыгы 11 мең тоннадан артык печән, 33 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән.
Крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм "Агролак" ҖЧҖдә яфраклы азык әзерләргә дә керешкәннәр. Тулаем алганда, район буенча бер баш терлеккә 16,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа