Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчлеләр инде үзләрен куркыныч грипптан саклый башладылар

Салкыннарда безнең организмга грипп вируслары белән көрәшергә иң нәтиҗәле алым ярдәм итәчәк.

Грипп вирусы өч типта була: А, В, С. Гриппның А, В вируслары аеруча да куркыныч тудыра, аларның генетик материалы даими үзгәреп тора. Бу яңа куркыныч штаммалар барлыкка килүен белгертә, кешедә аларга карата иммунитет юк. Аларның һава-тамчы юлы белән таралуы (сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә) күп кешенең бик тиз грипп ияртүенә китерә, бигрәк тә ябык урыннарда.

Бүгенге көндә бөтен илдә грипп профилактикасының иң нәтиҗәле чарасы булып ел саен вакцинация ясату тора. Ул организмга А (ике типтагы) һәм В гриппына каршы антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә дә инде.

Вакцинация ясауны мисал итеп Питрәч район үзәк хастаханәсенең төп табибы Алмаз Хәкимуллин һәм Питрәч районы буенча "ТР Роспотребнадзор идарәсе" территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева инде күрсәттеләр, алар прививка компаниясенең иң башында ук гриппка каршы прививка ясаттылар.

Сүз уңаеннан, ул 15 ноябрьгә кадәр булачак.

Питрәч район үзәк хастаханәсенә прививкага беренче чиратта мәгариф учреждениеләре эшчеләре, олы яшьтәгеләр (60 яшьтән олырак), студентлар, кабул итү өлкәсендә эшләүче кешеләр (кибет, коммуналь өлкә, социаль хезмәткәрләр һәм башкалар), йөкле хатын-кызлар (II-III триместр), хроник авырулы кешеләр чакырыла. Бушлай һәм чиратсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса