Питрәчтә озак көткән ярминкә булып узды
Бүген район хакимият бинасы каршындагы мәйданга кеше күп җыелды.
Әлеге вакыйганы озак көткән сатып алучылар продукцияне карап йөрде, бәяләр белән танышты. Кемнеңдер балыкка күзе төште, кемдер сало, какланган каз сатып алды. Быел бәрәңгегә сорау зур булды.
Тәкъдим ителгән продукция бик тиз сатылып бетте. Сыйфат яхшы, бәяләр дә кибеттәгедән түбәнрәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа