Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Һәр баланың үз гаиләсе булсын

Балаларны тәрбиягә алу зур җаваплылык сорый. Шуңа күрә дә балаларны кире кайтару очраклары да булгалый. Кешеләрнең җаваплылыклары җитеп бетми, күрәсең, куркалар. Ә балаларга күпме зыян китерүләрен аңламыйлар. Тәрбиягә алынган балалар үзләренә аерым игътибар сорый. Аларны чын күңелдән яратканда гына тату гаилә булып яшәргә мөмкин.

Питрәч районында да тәрбиягә бала алучы гаиләләр аз түгел. Шуларның берсе - Бочкаревлар гаиләсе. Алар гаиләсендә бүгенге көндә дүрт бала тәрбияләнә. Күпләр гаиләләргә балаларны акча өчен генә алалар дип уйлый. Мин моңа беркайчан да ышанмадым. Бочкаревлар гаиләсендә булып кайтканнан соң, халыкның тәрбиягә алучылар турында ялгыш фикер йөртүенә тагын бер кат инандым.

Ирина һәм Валерий Бочкаревлар бик мәрхәмәтле, эчкерсез кешеләр. Алар тәрбиягә алган балалар өчен үз әти-әниләре тудыра алмаган уңайлыклар булдырганнар.
Тормышта да иң беренче чиратта балаларга уңайлы, әйбәт булсын дип яшиләр. Үзләренең ике катлы йортында һәр бала өчен барлык уңайлыклары булган аерым бүлмә булдырганнар.
Мәктәпкәчә яшьтәге бала алып тәрбияләгән өчен хөкүмәт 6 мең сум, әгәр бала мәктәптә укыса, 7 мең сум түли. Бу акча белән әллә ни ерак китеп булмый, әлбәттә. Ә Бочкаревлардагы балаларның һәрберсе энәдән-җептән киенгән. Һәрберсенең үз велосипеды, скутеры, компьютеры, роликлары бар. Гаилә фотографияләрен карап утырганда, җәй көне бакчага куя торган зур бассейннарын күреп алдым. Кыскасы, бу йортта балалар үзләрен бәхетле хис итсен өчен бөтен мөмкинлек тә тудырылган.
Бу гаиләгә ничек нигез салынган соң? Ирина Громова һәм Валерий Бочкарев икесе дә Питрәчнең 1 нче мәктәбендә, параллель классларда укыган. Кече яшьтән дуслашып йөргәннәр. Үсә төшкәч дуслыклары мәхәббәткә әйләнгән. Мәктәпне тәмамлауга, өйләнешәләр. Ә соңыннан Валерий армиягә китә. Ирина укып бетерүгә, "Кыңгыраучык" балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Соңрак читтән торып Казан педагогия институтына укырга керә. Валерий армиягә кадәр КАИ га укырга керә, ә хәрби хезмәттән соң төзелеш институтын тәмамлап югары белем ала. Бүгенге көндә ул энергетика өлкәсендә эшли. Шуңа күрә тагын укырга кергән, икенче югары белемен ала. Ирина 21 ел балалар бакчасында эшли. Күптән түгел аларның бергә яшәүләренә 25 ел тулган, алар көмеш туйларын билгеләп үткәннәр. Ә балаларны алар гаиләгә 8 ел элек алган.
- Безнең балалар бакчасында мөдир булып Татьяна Кузина эшли иде. Соңрак ул приютка күчте, мине дә үзе белән чакырды.

Мин анда барып йөри башладым, балалар белән таныштым. Өйдә ирем белән тәрбиягә берәр бала алу турында сөйләшә башладык. Икебезгә генә бик күңелсез бит. Зур йорт салып куйдык, ә шунда йөгереп уйнап йөрүче сабый юк. Ходай безнең үзебезгә бала насыйп итмәде. Шуңа күрә приюттан алырга булдык. Приютта Светаны күрдем, ул миңа бик ошады. Ул вакытта аңа 7 яшь тулган, беренче сыйныфны тәмамлый иде. Светаны үзебезгә кунакка алып кайта башладык. Беренче вакытларда киләсе килми, киреләнә иде. Әкренләп безгә ияләнә башлады. Соңрак без аның үзе генә түгел, 5 яшьлек энесе булуын да белдек. Никитаны каядыр санаторийга җибәргән булганнар икән. Шуңа күрә без аның турында алдан белмәгәнбез. Никита бик кечкенә һәм зәгыйфь иде. Әниләре алардан баш тарткан, әтиләре юк. Менә шул рәвешле алар Питрәчтәге әбиләрендә яши башлый. Ул вакытта әбиләренең үзенең дә 11 баласы була. Оныклары да килеп кушылгач, 13 кә әйләнә. Әбигә аларны каравы, ашатуы бик авырга төшә. Шуңа күрә ул оныкларын приютка алып килергә мәҗбүр була. Ашау җитми, бабай эчә, тормышлары бик ярлы була. Берникадәр вакыттан безгә приюттан чылтыратып, Света белән Никитаны балалар йортына җибәрергә әзерләүләре турында хәбәр иттеләр. Мин Светага бик ияләнгән идем инде, аннан аерыласым килмәде. Без аны үзебезгә алдык. Никита ул вакытта санаторийда иде. Бертуганнарны ничек аерасың ди инде? Без дә бу адымга бара алмадык, Никитаны да үзебезгә алдык.
Светага хәзер 16 яшь, быел 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнә. Киләчәктә театр актрисасы яки рус теле укытучысы булырга хыяллана. Мәктәпнең үзешчән сәнгатендә актив катнаша. Никитага 13 яшь тула, ул полиция хезмәткәре булырга хыяллана. Мәктәптә "Форпост" хәрәкәтендә катнаша.
Өч ел элек гаиләгә зур бәхетсезлек килә, янгын чыгып, бөтен йорт-җирләре янып бетә. Коры стеналар гына утырып кала. Ул вакытта безгә бик күпләр булышты: күршеләр, хезмәттәшләр, туганнар, дуслар, бер белмәгән кешеләр дә ярдәм күрсәтте. Алардан җыелган акча мансард катын күтәреп түбә ябарга җитте. Администрация дә 5 мең сум акча бирде, социаль яклау идарәсенеке 10 мең сум иде, - дип сөйли Ирина
- Иң авыр вакытыбызда кешеләрнең шулкадәр зур ярдәмен тою, безне бик дулкынландырды. Зур авырлыкларны да кичеп чыга алгач, яңадан берәр бала алырга уйладык, - дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы.
- Чыннан да, без Ходай һәм кешеләргә рәхмәтебезне белдерәсебез килде. Тирә-юнебездә ятимнәр дә азга булса да кимесен дидек, - дип искә ала Ирина.
Шулай итеп гаиләдә тагын ике бала барлыкка килә. Алар да социаль ятимнәр, ягъни ата-аналары исән булып та ятим үсүчеләр.
- Мин приютка килгәч, башта Виканы күрдем. Ә аның энесе Никита да булуын без соңрак белдек. Приютка килгәнче, Вика белән Никита Лениногорск районының бер авылында яшәгән. Приютка аларны ике тапкыр китергәннәр. Бүген Викага - 12, Никитага 9 яшь.
Бүгенге көндә республикабызда опека һәм попечительлек органнарында 12121 бала исәптә тора. Шуларның 11005 е, яки 90,8 проценты төрле гаиләләрдә тәрбияләнә. Әлеге күрсәткеч буенча 2012 елда Татарстан Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында 3 нче урынга чыккан. Бәхеткә каршы, күп сабыйлар балалар йортына эләкми кала, аларны якын туганнары яки чит кешеләр тәрбиягә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X