Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Район башлыгы республика акциясенә кушылды

Район башлыгы Эдуард Дияров #Подпиши Родителей#Подпиши Близких республика акциясенә кушылды.

Ул ялгыз яшәүче биш хезмәт ветеранын һәм тыл хезмәтчәнен 2016 елның икенче яртыеллыгына "Вперед"-"Алга" район газеталарына яздырды.

Исегезгә төшерәбез, әти-әниеңне һәм якыннарыңны республика журнал һәм газеталарына яздыру акциясен "Татмедиа" медиахолдингы генераль директоры Андрей Кузьмин тәкъдим итте. Акциягә беренчеләрдән булып, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика җитәкчелеге, министрлар кушылды.

Интерактив акция 18 июньгә кадәр дәвам итә. Газета-журналларга ике ысул белән яздырырга мөмкин: Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм барлык почта бүлекчәләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса