Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Ремонт эшләре укырга комачауламый

Татарстан мәктәпләрендә республика программасы кысаларында капиталь ремонт эшләре үткәрелә. Әлеге программага моннан утыз ел элек төзелгән мәктәпләр керә. Узган ел районыбызның зур өч мәктәбенә - Питрәчнең 1 нче һәм 2 нче, Шәле мәктәпләренә ремонт ясалган булса, быел да районда 3 мәктәпкә ремонт үткәреләчәк. Болар - Ленино-Кокушкино, Керәшен Сәрдәсе, Чыты мәктәпләре.

Ленино- Кокушкино мәктәбендә ремонт эшләре 5 февральдә үк башланып киткән иде. Күптән түгел генә ул үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Укучылар укый торган хәзерге бинасы 1976 елда салынган булган.
Мәктәптә тыныч, дәресләр бара. Килеп керүгә, биредә ремонт эшләре бара дип уйламассың да. Фасадыннан тәрәзәләре, витражы алышынганы күренеп тора. Ремонт эшләре хәзер бина эчендә, подвалда бара. Төзүчеләр санузел, суүткәргеч, канализацияләрне алыштыра. Мәктәп директоры Ирина Шаронова ремонт эшләренең дәресләрне үткәрергә комачау итмәвен, төзүчеләрнең электр коралларын укучылар кайтып киткәч кенә, кичке вакытта кабызуларын әйтте.
- Без бу ремонтны бик көткән идек инде, республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән морадыбызга ирештек менә. Мәктәпкә бу ремонт бик кирәк иде, без бик рәхмәтле, - диде Ирина Викторовна.
Ремонт эшләре подрядчысы - "Фирма-Универсал" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (директоры Рамил Шәйхетдинов). Әлеге фирманың эш тәҗрибәсе бик зур. Ул инде күп еллар безнең районда ремонт эшләрен үткәрә.
- Без Ленино-Кокушкино мәктәбендә ремонт эшләрен февраль башында башлап җибәрдек, - ди Рамил Илдусович. - Эшлисе эш бик күп әле, мәктәп 3 катлы. Әлегә без бина эчендә эшлибез, санузел, канализация, суүткәргеч системасын алыштырабыз. Шулай ук балконнарны һәм тәрәзәләрне заманча пластикка алыштыру эшләре дә бара. Сыйныф һәм кабинетларда ишекләр алыштырылачак, электр монтажлау эшләре алып барыла. Һава шартлары рөхсәт итүгә, бинаның тышын җылыту материалы һәм сайдинг белән тышлый башлаячакбыз, кирәкле урыннарда түбә алыштырылачак. Эшчеләр шулай ук нигез кырыйларын ныгытачак, мәктәп тирәсен тәртипкә китерәчәк, күреп торасыз башкарасы эшләр бик күп. Шуңа да карамастан, балалар тынычлап укысын, коллектив заманча шартларда эшли алсын өчен, без ремонт эшләрен яңа уку елы башланганчы тәмамларга тырышачакбыз, - дип сүзен тәмамлады Рамил Илдусович.
Без укучылар фикере белән дә кызыксындык. 8 нче сыйныф укучысы Индира Галәветдинова мәктәптәге ремонт эшләренә бик шат булуын әйтте. Аның бит әле үз мәктәбендә тагын 3 ел укыйсы бар! Тик 11 нче сыйныфлар гына бераз моңсу, алар инде яңартылган мәктәптә укый алмаячак. Тик алар, һичшиксез, мәктәпләренә, укытучылары янына килеп йөриячәк, ә мәктәптә аларның эне-сеңелләре, авылдашлары укыячак.

Рәсемдә: плитә ябыштыручы Руслан Хәбибуллин эш вакытында.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса