Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Ремонттан соң монда барысы да яңача булачак

Быел Татарстанда медицина учреждениеләрен яңартуга актив керештеләр, аларның эшләрен оптимальләштерделәр, ә хәзер хастаханәләр биналары үзгәртелә. Медицина хезмәте күрсәтүен модернизацияләү программасында бөтен республика буенча 197 поликлиника катнаша. Алар арасында безнең районның медицина учреждениеләре дә бар. Моны районның һәр кешесе көтеп алды.

Быел Питрәч район үзәк хастаханәсендә башта ремонт инфекция бүлегендә үтте, хәзер анда барысы да заманча һәм уңайлы. Хәзерге вакытта балалар бүлеге һәм лабораториядә (элек тудыру бүлеге урнашкан бинада) реконструкция эшләре тулы куәткә бара. Реконструкция күп нәрсәләрне колачлады. Башта бина эчендә идәннән түшәмгә кадәр бар нәрсә яңартылды. Бары тик коридорлардагы һәм баскычлардагы мәрмәр плитәләрне генә калдырырга булганнар. Алар яхшы сакланган, әле тагын бик озак елларга җитәчәк. Ә менә калган бар нәрсәне алыштырырга керешкәннәр. Бүген бина эчен танырлык түгел. Әлегә күп җирдә җимереклекләр, шулай да бүлектә кайда нәрсә планлаштырылганын аңларга була.

- Бу бинаны кайчандыр үзем төзегән идем. Шуннан бирле ун ел вакыт узган. Хәзер менә аны үзебез яңартабыз. Монда миңа һәр почмак яхшы таныш, - диде прораб Александр Тубанов. - Эшкә берничә атна элек керештек. Иң элек түбәне тулысынча үзгәртеп эшләдек, ә аннары эчтәге эшләргә керештек. Мондагы пластик тәрәзәләр яңа диярлек, шуңа күрә алыштырмаячакбыз. Аларга һәм коридорлардагы идәнгә генә кагылмадык. Калганнарын алыштырабыз. Инде стеналарны штукатурладык, булачак кабинетлардагы идәннәрне яңадан эшләдек, коммуникацияне алыштырдык, стеналарны гипсокартон белән тышлыйбыз, шушы көннәрдә плитә ябыштырырга керештек.

Бер айдан соң тәмамларга планлаштырабыз. Барлык материаллар да бар, эшчеләр дә җитәрлек. Хәзер түшәмнәрне һәм вентиляцияне үзгәртеп эшлисе кала. Ул тузмаган, яхшы сакланган, шулай да аны алыштырачакбыз.

Биредә көн саен төрле эш белән 20гә якын кеше мәшгуль. Болар: сантехниклар, штукатурлар, электриклар бригадалары. Яңарталар һәм төзекләндерәләр. Мондагы стеналар нык, нигез яхшы - шуңа күрә намус белән төзибез.

- Барысын да заманча материаллардан ясыйбыз, яңа технологияләр кулланабыз. Менә идән җәйдек, бу юлы яхшырак килеп чыкты, - ди эшче Камал Алиев. - Без барыбыз да зур тәҗрибәле, мондый эшләрне инде беренче тапкыр гына башкармыйбыз.

Әлегә бүлекчә фасадын да яңарту нияте бар, бу эчке якка туры килсен өчен эшләнәчәк.

Төзүчеләрнең сүзләре буенча, Питрәч медицина хезмәткәрләре, ремонтның тәмамлануын, пациентлар кебек үк түземсезләнеп көтә. Яхшы шартларда эшләү күңеллерәк тә, уңайлырак та. Реставрацияләнгән бинаны дүрт өлешкә бүлү планлаштырыла, нәтиҗәдә, анда балалар һәм хатын-кызлар консультациясе һәм шулай ук лаборатория, стоматология кабинетлары булачак.

- Әлбәттә, бина төзелгән елдан бирле, барлык җиһазлар, бина һәм эчке бизәкләр искерде, - дип билгеләп үтте Питрәч районы үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наталья Ксенофонтова. - Әлеге капиталь ремонтны ясап, без лаборатория һәм башка бүлекләрнең эшчәнлеген заманча санитар нормаларына туры китерәбез. Яңартылган лабораториядә тагын да сыйфатлырак хезмәтләр күрсәтә алачакбыз, аларның саны артачак.

Ә 2018 елга бездә поликлиниканы капиталь ремонтлау планлаштырыла. Анда да күптәннән реконструкция үткәрергә кирәк. Бу терапевт кабинетларына кагылачак, анда көн саен күп сандагы кешеләр була. Һәм тагын табиблар комиссиясе эше өчен махсус уңайлы бүлмә ясарга телибез. Питрәчлеләргә сыйфатлы ярдәм күрсәтер өчен күп нәрсә эшләнәчәк.

Медицина учреждениеләрен ремонтлаудан тыш, Татарстан һәм безнең район авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзү буенча программа да эшләвен дәвам итә. Быел әлеге республика программасы буенча, Богородск авылында яңа ФАП барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса