Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Республика президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт сүзе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

"Сайлау участокларына килеп, туган республикабызны хуплаган барлык татарстанлыларга зур рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүдә югары күрсәткечләр - бу гамәлдәге хакимияткә һәм ныклы социаль-икътисади үсеш курсына, иҗтимагый тотрыклылык, этник һәм конфессиаара тынычлык һәм үзара килешүчәнлекне саклауга ышаныч белдерү. Без Дәүләт Думасына "Татарстан командасын" - республиканың тәҗрибәле профессионалларын һәм патриотларын делегациялибез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты оешкан депутат корпусының федераль дәрәҗәдә татарстанлылар мәнфәгатен яклавына ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса