Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Һәркем үз өлешен кертә

Безнең районда мәктәпләрне капиталь ремонтлау дәүләт программасы гамәлгә уңышлы ашырыла. Кощак урта мәктәбе дә әлеге программага килгән иде.

Кощак мәктәбе берничә ай элек кенә бик начар хәлдә үк булмаса да, ремонт таләп ителә иде. Мәктәпләргә капиталь ремонт дәүләт программасы хәлне җайга салырга мөмкинлек бирде. Программа шартлары буенча, капиталь ремонт кысаларында 8 төр эш башкарыла: түбә ремонтлау, тәрәзәләр, ишекләр кую, санузел, эчке инженерлык коммуникацияләрен, фасад ясау, нигез кырыйларын рәтләү. Программаны федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты финанслый. Подряд предприятиесе җитәкчесе Рамил Сираев түбә ремонтлау, тәрәзә һәм ишекләр алыштыру, санузел ремонты 100 процентка үтәлгән.
- Җитештерү графигы эшне 1 августка тәмамлауны таләп итә, ә без 1 июльгә өлгерербез дип планлаштырабыз, - диде Рамил Шәйхуллович.
Кабинетларындагы эшләр дә стахановларча башкарыла. Монда төп булышчылар - укучылар һәм аларның ата-аналары, мәктәпне тәмамлаучылар. Программа кысаларында "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе бара бит. Матди ярдәм дә күрсәтәләр, шактый эшләрне үз куллары белән башкаралар. Мисал өчен, 5 нче сыйныф кабинеты һәркем үрнәк алырлык итеп ясалган. Укучылар һәм ата-аналар бергәләп эшләгән һәм хәзер сыйныф бүлмәсе чиста, уңайлы. Әлбәттә, укытучыларның тырыш хезмәтен онытмаска кирәк.
- Без иртәдән кичкә кадәр мәктәптә, бик арыйбыз, әмма нәтиҗәсе күз алдында булгач, сөенәбез, - ди педагоглар.
Мәктәпкә укучылар гына түгел, ата-аналар да нык ярдәм итә. "Цементопторг+" предприятиесе директоры Андрей Шишикин капиталь ремонтка шактый акча бирде. "Знак+" ҖЧҖ җитәкчесе Иван Батьков, шулай ук "Кощак" хуҗалыгы директоры Булат Идиятов ремонтка шактый ярдәм итте. Әлеге мәктәпне тәмамлаучы Руслан һәм Айдар Сираевлар, Игорь Алексеев үз өлешләрен кертте. Район спорт залын һәм ашханәне ремонтлауда спонсорлык ярдәме күрсәтүне планлаштыра. "Кощак кирпеч заводы" да ярдәм итәргә вәгъдә итте. Әлбәттә, бу һич тә комачауламас иде.
Сыйныф бүлмәләренә карап туймаслык. Алда эш күп әле, шулай да мәктәп күзгә күренеп үзгәрә. Мәктәп коллективы дәүләт программасын тормышка ашыруда актив катнашучыларга зур рәхмәт белдерә.
- Мәктәбебезнең капиталь ремонт программасына кертелүенә без бик шат, - ди мәктәп директоры Алсу Гайзатуллина.
Билгеле, безнең районда әлеге дәүләт программасы эшләвенә сөенергә генә кирәк, чөнки балалар - безнең киләчәгебез.

Районда "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе дәвам итә. Элгәре нәтиҗәләр ясалды инде. Колай мәктәбен тәмамлаучылар, ата-аналар һәм спонсорлар 242 мең 550 сумлык матди ярдәм күрсәткән инде. Кощакта бу сумма - 300 мең, Пановкада - 470 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X