Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: “Шәһәргә якын булу – зур өстенлек”
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вертолет белән районыбыз кырларын югарыдан карап чыкты һәм җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән аралашты. Президентны Татарстан Республикасы Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Эдуард Дияров озата йөрде.
Татарстанның комплекслы аграр сәясәте республикага авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы позициядә торуын тәэмин итә. Соңгы биш елда катлаулы климат шартларына карамастан, Татарстан үсемлекчелек продуктлары җитештерүдә югары потенциалны саклап кала - безнең республика ил регионнары арасында бишенче урында. Татарстан төп продуктларга эчке ихтыяҗны тулысынча тәэмин итә һәм шактый күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясен күрше регионнарга да чыгара. Киң үсеш алган агропромышленность комплексы Идел буе Федераль округында да, тулаем Россия буенча да республика халкының сатып алу ихтыяҗы чагыштырмача югары булуга карамастан, минималь продукт кәрзиненә иң түбән бәяләрнең берсен куярга мөмкинлек бирә.
Һәр дүртенче татарстанлының тормышы авыл белән бәйләнгән. 2015 ел нәтиҗәләре буенча тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 214 миллиард сумга якын тәшкил итте. Шуңа күрә республика күрсәткечләре Краснодар крае, Ростов һәм Белгород өлкәләреннән соң Россиядә дүртенче урын алып тора.
Безнең район шулай ук республика авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә. Агропромышленность комплексы районыбыз икътисадының мөһим секторы булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме бездә 3 миллиард 264 миллион сум тәшкил итте.
Безнең районда авыл хуҗалыгы тармагы әйдәп баручы тармак булып кала. Бөртеклеләр җитештерүнең төп өлеше - 44 процент "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖкә, 7,3 процент "Газовик" ҖЧҖкә, 5,1 процент "Рацин-Шәле" ҖЧҖкә, 4,8 процент "Кощак" АХП ҖЧҖкә туры килә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район кырларын вертолет белән югарыдан карап чыкканнан соң, "Ак Барс Питрәч" хуҗалыгының бер иген басуына төште.
Татарстан Президенты белән очрашуга район хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары килде.
Бу көннәрдә урып-җыю кампаниясе тулы куәткә бара. Район кырларында 68 комбайн эшли. "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖнең "Нью Холланд СХ 6090" комбайннарында эшләүче дүрт комбайнчысы Айрат Галләмов, Алик Мортазин, Радик Нигъмәтуллин һәм Дмитрий Луканихин беренчеләрдән булып уңыш җыеп алуда ун меңлек чикне узды. Республика Президенты алдынгы комбайнчыларны бүләкләүдә катнашты.
Район башлыгы Эдуард Дияров Рөстәм Нургалиевичка урып-җыю эшләре барышы турында мәгълүмат җиткерде:
- Хәзерге вакытта 15657 гектарда бөртеклеләр суктырылган. Ягъни гомуми мәйданнарның 51 процентында ашлык җыеп алынган. 43213 тонна ашлык суктырылган. Гектардан уңыш чыгышы - 27,6 центнер тәшкил итә. Уҗым культуралары җыеп алу тәмамлану стадиясендә: уҗым бодае җыеп алу тәмамланды. Уҗым арышы 96 процент җыеп алынган.
Рөстәм Нургалиевич шулай ук районда федераль программаларның тормышка ашырылу, терлек азыгы хәзерләү һәм савымнар белән дә кызыксынды.
Бүгенге көндә районда бер баш терлеккә 17,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, ихтыяҗ - 21,4. Бүгенгә район буенча 56739 килограмм сөт сатыла.
Рөстәм Миңнеханов очрашу вакытында безнең районда урып-җыю кампаниясе барышына начар бәя бирмәде. Шулай да, төрле хуҗалыкларда уңыш чыгышының кискен аерылып торуына игътибар итте. Президент шулай ук терлекчелеккә зур игътибар кирәклеген, сыерлар санын, савымнар буенча күрсәткечләрне арттырырга кирәклеген ассызыклады.
- Районның потенциалы бар, мөмкинлекләре дә зур. Шәһәргә якын булуыгыздан файдалана белергә кирәк, - диде Президент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа