Саубуллашыйк та юлга кузгалыйк
Әле кайчан гына мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән кечкенә генә кызлар һәм малайлар инде буй җиткән, аларның йөзләрендә моңсу җитдилек сизелә, чөнки аларга яраткан мәктәпләре, укытучыларыннан аерылыр чак җиткән.
Әйе, олы тормыш юлына беренче адымнарны ясавы яшьләрне каушата да, шул ук вакытта яңа үрләр яулау, шәхес буларак үсү, җәмгыятькә үз өлешеңне кертеп, файда китерү мөмкинлекләре, кызыктырып, алга да дәшә. Бүген алар өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Безнең районда соңгы кыңгырау 17 мәктәптә чыңлады. Кызганыч, һәр җирдә дә унберенче сыйныфны тәмамлаучылар юк. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 82 баланың 35е район үзәге мәктәпләрен тәмамлаучылар. Шуңа күрә районның биш мәктәбендә тантаналы линейканың төп геройлары тугызынчы сыйныф укучылары булды. Сүз уңаеннан, алар елның-елында укуларын мәктәптә түгел, ә эшче һөнәрләр үзләштерү өчен лицей һәм көллиятләрдә дәвам итәргә карар итәләр.
Шәле мәктәбендә олы тормышка унберенче сыйныфны тәмамлаучы җиде укучыны озаттылар. Тугызынчы сыйныфны 16 кыз һәм малай тәмамлады.
- Мин укуны дәвам итәргә җыенам, - диде Инсаф Сәйфетдинов. - Әлегә кем буласымны уйламадым, унынчы сыйныфка барачакмын. Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә алырмын, дип уйлыйм.
Ә менә аның иптәше Булат Гайнетдинов тугызынчы сыйныфтан соң китәргә уйлаган, бүген аның өчен дә соңгы кыңгырау чыңлады.
- Ныклап уйладым да көллияткә укырга керергә булдым. Информатика һәм механика белән кызыксынам, һөнәр сайлавы авыр булмаячак. Укуны тәмамлаганнан соң, туган авылыма кайтырмын, дип торам. Шулай да шәһәрдә эшләргә туры килер, мөгаен. Бездә бик күпләр читкә йөреп эшли, бу проблема түгел, - дип аңлатты үз карарын егет.
Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар да һөнәр сайлаган инде. Дүрт кызның өчесе медицина көллиятенә укырга керергә хәл иткән, аларның сыйныфташлары Инсаф Кәримов - медицина университетына. Ул әлеге һөнәрне сайлавын аның кирәкле, кызыклы һәм файдалы булуы белән аңлатты. Дүртенче кыз шулай ук үзен кешеләргә хезмәт итүгә багышларга уйлаган, әмма педагогика өлкәсендә.
Мин әнием Гөлфинә Исламгалиевна кебек укытучы булырга телим, ул безнең мәктәптә директор урынбасары булып эшли, - диде Гөлинә Әхмәтгалиева. Кызның сөйләшүенә караганда, аның барысын да ныклап уйлап, күңеленә ошаган эш сайлавына инанасың.
Ә менә Рәмис Нәҗмиев эшче белгечлеген сайлаган - электрик булырга тели. Күп кенә яшьтәшләре кебек үк армиядә хезмәт итәргә тели.
Аларга уңышлар гына юлдаш булсын.
- Сәламәт һәм бәхетле булсыннар, әле тагын түземлелек һәм үҗәтлек тә кирәк, шул чакта алар уңышка ирешәчәк, - диде чыгарылыш сыйныфы укытучысы Гүзәлия Гыйбадуллина. - Укучылардан аерылу бик моңсу, бу минем беренче чыгарылышым. Укучыларымның уй-ниятләре, планнары тормышка ашуын телим.
Ата-аналар да мәктәп елларын искә алып моңсулана.
- Минем Гөлшат әле күптән түгел генә мәктәп бусагасын атлаган һәм шигырь сөйләгән кебек, ә хәзер инде ул зур кыз, - ди Рәзинә Кашапова. - Вакыт бик тиз уза. Чыгарылыш укучыларының һәрвакыт кешелекле, игелекле, ярдәмчел булып калуларын телим.
Тантаналы линейкада аларга бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Район башлыгы Эдуард Дияров аларга уңышлар һәм нык сәламәтлек теләде. Бәйрәмнең мактаулы кунагы - танылган татар юмористы, җырчы, композитор Алмаз Хәмзин алар өчен җыр башкарды. Ә аның 50 ел элек мәктәпне тәмамлаган коллегасы, танылган язучы-сатирик шәлеле Камил Кәримов, чыгарылыш укучыларына мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте:
- Кайда гына булсам да, мин Питрәч районыннан, Шәледән булуымны һәрвакыт хәтерлим һәм моның белән горурланам. Безнең кече Ватаныбыз кебек авыл бүтән беркайда да юк. Бу турыда сез дә онытмагыз. Сез башкарган эшләр һәм яулаган казанышлар безнең барыбыз өчен дә горурлык булсын.
Егет-кызларны ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да котлады:
- Хәзер сезнең өчен балачак тәмамлана һәм олы тормыш башлана. Аның нинди булачагы - күбесенчә үзегездән тора. Әлеге юл җиңел булсын, ә бу мәктәптә алынган белемнәр булышып торсын.
Сентябрьдә кабат парталар артына утырачак укучыларга исә яхшы каникуллар, кызык ял итү һәм якты тәэсирләр теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia