Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сездән хатлар көтеп калабыз

Районда язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итә. Быел 33 Питрәч егете Россия армиясе сафларын тулыландырачак.

Традиция буенча районыбызда Россия Хәрби Көчләре сафына алынучыларны тантаналы озату булып узды. Чара район мәдәният йортында үтте. Монда булачак солдатлар гына түгел, аларның әти-әниләре, дуслары, район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре, район администрациясе вәкилләре килгән иде. Чараның төп кунагы - Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов булды.
Салих Сәйдәшев маршы һәм алкышлар астында залга булачак Ватанны саклаучылар керде. Төз, ыспай егетләр залга урнашты.
Питрәч хәрби комиссариаты комиссары, подполковник Владимир Гузич Россия Федерациясе Хәрби Көчләре сафларына язгы чакырылыш башлануы турында Россия оборона министры Эдуард Сердюков приказын укыды.
Владимир Михайлович егетләрнең намус белән хезмәт итеп туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
- Моңа кадәр хезмәт иткән егетләребез командирларының, әти-әниләренең, укытучыларының йөзләренә беркайчан да кызыллык китермәделәр. Сез дә алардан үрнәк алырсыз һәм туган илебезгә намуслы хезмәт итәрсез дип ышанабыз,- диде ул.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов егетләргә һәм озатучыларга үзенең фронтка алынган еллары турында сөйләде, сугыш хатирәләрен искә алды. Егетләрнең хәрби бурычларын намус белән үтәвен, сау-сәламәт булуларын теләп калды.
- Хәрби көчләр сафында хезмәт итү һәр Россия гражданының бурычы ул. Ел бик тиз узар, ә сез ул вакыт эчендә яңа һөнәр үзләштерәчәксез. Хәзер хәрби көчләр елдан-ел заманча техника белән тулылана, бу исә сезгә хезмәт иткәндә тагын да уңайлыклар тудырачак. Еллар узар сез Армиядә хезмәт иткән чагыгызны сагынып сөйләячәксез. Хезмәттәшләрегез иң якын дусларыгызга әйләнәчәк.
Борис Кузнецов район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин исеменнән булачак солдатларга истәлек өчен сәгатьләр тапшырды. Алар егетләргә читтә хезмәт иткәндә дә туган районнарын исләренә төшереп торачак. Район мәдәният хезмәткәрләре алар өчен концерт номерлары әзерләгән иде.
Шәле авылыннан Эльвира Җиһаншина икенче улын армия сафларына озата килгән. Алар тормыш иптәше Илдус белән өч бала тәрбияләп үстергән. Олы уллары Илфар хәзерге вакытта Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре сафларында хезмәт итә. Ул да энесе Илназны озата килгән. Эльвира ханым улына һәм башка егетләргә исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләде. Илназ югары уку йортының беренче курсында читтән торып укый. Армия сафларында хезмәт итүне үзенең Ватан каршындагы бурычы дип саный.
- Минем бабам да, әтием дә, абыйларым да хезмәт иткән. Миңа да чират җитте. Армия сафларында хезмәт итүне чын тормыш дәресе дип саныйм. Хезмәт итеп кайткач, укуымны дәвам итәчәкмен, - ди Илназ.
Хәерле юл сезгә, булачак Ватанны саклаучылар! Онытмагыз, сезне өйдә көтәләр!
Борис Кузнецов булачак солдатларга истәлек сәгатьләре тапшыра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X