Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Шәле әбиләре бала карап интекмәячәк

Шәледә әлегә кадәр балалар бакчасы кебек бик тә кирәкле мәктәпкәчә учреждение юк иде. Ниһаять, февраль башында заманча балалар бакчасы төзелеше башланды - аның нигез чокыры ясалды.


Әлеге борынгы авылда меңнән артык хуҗалык бар һәм һәр ел саен яңа урамнар барлыкка килә, йортлар салына. Монда өч меңнән артык кеше яши, шулардан 300е мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Эшкә барганда баланы кайда һәм кем белән калдырырга? Бу мәсьәләне һәр ата-ана үзенчә хәл итте. Кайберләре сабыйларын якындагы Колай балалар бакчасына йөртте.
Гражданнар җыеннарында әлеге мәсьәлә күп тапкыр күтәрелде. Тора-бара шәлеләр үтенеченә колак салдылар. Республика, район җитәкчелеге кайгыртучанлыгы белән төзүчеләр февраль башында Шәле уртасында, башлангыч мәктәп янында, 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасына нигез сала башлады. Төзелешнең генераль подрядчигы - "Төзүче+" җәмгыяте.
Берничә атна эчендә төзүчеләр котлован казыды, нигез блокларын урнаштырды.
- Без, һәрвакыттагыча, эшне нульдән башладык, - ди прораб Андрей Евстигнеев. - Эш планлы бара, төзелеш материаллары белән тоткарлык юк. Монда 12 кешедән торган ташчылар бригадасы эшли, аның бригадиры - Григорий Семенов. Монтажчы Александр Семенов - тәҗрибәле төзүче, үз эшенең остасы. Безнең һәр ташчы озак еллар эшләгән кешеләр, алар райондагы социаль-икътисади объектлар, торак йортлар, хастаханәләр, административ биналар, мәктәпләр, шул исәптән балалар бакчалары төзеде. Шәле балалар бакчасы ике катлы булачак. Анда 20шәр балага исәпләнгән 6 группа, зур уен залы, урамда уен мәйданчыгы булачак. Агымдагы елның 1 сентябренә төзелешне тәмамларга планлаштырабыз. Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов та төзелеш белән даими кызыксынып тора.
- Быел Шәледә авыл халкы өчен мөһим объект - балалар бакчасы төзи башладылар, янәшәдә генә 30 ел элек төзелгән авыл мәдәният йортына капиталь ремонт бара, - диде ул.
Без балалар бакчасына исем табу буенча бәйге игълан итәбез һәм авылдашларны актив катнашырга чакырабыз. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә.
Кечкенә балалары булган ата-аналар фикере белән дә кызыксынмый кала алмадым.
- Мин "Рацин-Шәле" җәмгыятендә склад мөдире булып эшлим, - ди Сиринә Сираева. - Безнең ике балабыз бар, улыбыз Данис 2 нче сыйныфта укый, кызыбыз Диләрәгә 5 яшь. Балаларны әби карый. Әмма бала һәрьяклап үсеш алсын өчен бакча кирәк. Анда балалар мәктәпкәчә белемне дә алыр иде. Әлеге көтеп алган бакча төзелеше ата-аналарны бик сөендерде, безнең гозеребезне ишеткәннәре өчен без рәхмәтлебез.
Айгөл Абдрахимова Казанда эшли, яшь ярымлык кызы Алсуны тәрбияли.
Без әнием Гөлниса белән баланы чиратлап карыйбыз, ярый әле, әти-әниләр ярдәм итә.
- Балам бакчага йөрсә, бик яхшы булыр иде. Бакчаның ачылганын түземсезлек белән көтәбез, - диде.

Шәледәге балалар бакчасы төзелешенә 76 миллион сум бүлеп бирелгән, шуның 17 миллионы инде үзләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X