Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Син безне сакла”

"Батыр" мәдәни-спорт комплексында "Чишмәләр үзләрен саклауны сорый" экология кичәсе үтте. Анда мәктәп укучылары, укытучылар, шулай ук барлык теләүчеләр чакырылган иде.

Соңгы елларда экология темасы чит илдә генә түгел, бездә - Россиядә дә актуальләшә бара. Ниһаять, урман һәм елгаларны саклаучылары гына түгел, ә бик күп башка кешеләр дә табигать һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында уйлана башлады.
ТРда инеш, елга, күл һәм чишмәләрнең экологик торышын яхшырту, су саклау зоналарын киңәйтү, пычрату объектларын читтәрәк урнаштыру эшләре алып барыла. Республикада елына 450 миллион куб.метр су эшкәртә ала торган 80 нән артык биологик чистарту, предприятиеләрдә 150 дән артык җыелма суларны физик-химик һәм механик чистарту (елына 113 миллион куб.метр) корылмалары эшли. Суның чистару дәрәҗәсе 80-94%. Чистарту корылмаларының дефициты тәүлеккә 270 мең куб.метр тәшкил итә. Суның сыйфат анализын махсус аналитик контроль инспекцияләре алып бара. Табигатьне саклау законнарының үтәлешен ТРда әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы, су хуҗалыгы комитеты, инеш һәм зуррак суларның байлыгын саклау һәм яңарту махсус дәүләт инспекциясе контрольдә тота. 1999 елда Татарстан Республикасы су кодексы кабул итә.
Су - тормыш һәм сәламәтлек чыганагы. Ул кешелек өчен генә түгел, безне чолгап алган җанлы табигатебезгә дә бик кирәк. Без һәркөнне судан файдаланабыз: өйдә, эштә, кунакта, кафеда. Суның яшәеш чыганагы булуы турында сирәк уйланабыз. Мөгаен, бу күпләрнең суга кытлык кичермәвенә бәйледер. Кешеләр бер тамчы су өчен көрәшергә, аның өчен бөтен нәрсәсен бирергә әзер булырлык вакыт килеп җитәргә мөмкин бит.
Экология конференциясен оештыручылар катнашучыларга берничә минутка үзләрен 2073 елда дип фараз итәргә тәкъдим итә. Сценарий буенча су - алтын бәясе тора. Юк, алай ук та түгел. Бер йотым су иң кыйммәтлесе. Әйе, бу, чынбарлыкка туры килә. Галимнәр бүген үк инде 2025 елда җир шарының өчтән ике кешесе чиста су җитешмәүдән интегәчәк дип фаразлый. Үсеш алган илләрдә 30 процентка кадәр су кулланучыга җиткергәндә югала. Зур шәһәрләрдә югалтулар 40-70 процент. Үсеш алган илләрдә 90 процентка якын канализация агынтылары бернинди чистартусыз-нисез сулыкларга, елгаларга агып төшә. Дөньяда 2,2 миллион кеше ел саен суның түбән сыйфаты белән бәйле авырулардан үлә. Шуларның 90 проценты - 5 яшькә кадәрге балалар.
Ага химия суга
Йөз меңнәрчә химия һәм целлюлоза - кәгазь комбинатлары, гальваник цехлар, металлургия һәм машина төзелеше заводлары, атом электростанцияләре суны пычрата. Ел саен су бассейннарына меңнәрчә химик матдә эләгә. Әлеге матдәләр суда төрле үзгәрешләр барлыкка китерә: таркала, бер-берсе белән реакциягә керә һәм башкалар. Шуның нәтиҗәсендә яңа төр матдәләрнең яңа модификациясе барлыкка килә. Алар фәндә дә билгеле түгел. Авыл җирлегендә су сыйфаты проблемасы аеруча кискен тора - дөньяда барлык авыл халкының 90 процентка якыны эчү һәм гигиена максатлары өчен пычрак су файдалана.
Әлбәттә, соңгы елларда Россиядә су ресурслары хәле турында хәбәрдарлык сизелерлек яхшырды, шулай да күп кешеләр чиста су һәм, шул исәптән, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф. Кызганыч, кешеләр хәлнең җитдилеген аңлап бетерми, үз эшчәнлекләре белән әлеге хәлне катлауландыра.
Питрәчтә дә су проблемасы бар
Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Фәхретдинов үз чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтә: "Әйләнә-тирә мохиттә экология проблемасы безнең район өчен дә актуаль. Район үзәге чиста һәм матур булсын өчен күп эшләр башкарылса да, чүп-чар аунап яту күренеше аз түгел. Бу хәлне читтән килеп эшләмиләр бит, шушы җирлектә яшәүче питрәчлеләр эшли. Узган ел 800 агач утыртылды, шуларның 10 проценты гына сакланып калган. Торак пунктны матурайтыйк, төзекләндерик, бергәләп тәртип урнаштырыйк".
Мишәдә Су музее төзелеше идеясен ирле-хатынлы Центовскийлар тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, Вера Степановна су турында һәм су белән бәйле фактлар турында бик күп сөйләде. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба районында территориаль бүлек башлыгы урынбасары Галина Игнатьева суга сакчыл карарга чакырды. Җирле шагыйрь Аркадий Маслов чишмәләр турында шигырьләрен укыды. Питрәч чишмәләре турында слайдлар, "Калинушка" коллективында катнашучылар җыр башкарып, ул әйткәннәрне тулыландырды гына.
Чараны оештыручыларның дөньяны яшел һәм якты итеп саклау теләге барлык кешеләр теләге белән туры килә. Әйтергә теләгән фикерем шул - мондый акцияләрне бер генә тапкыр тагын дәвам итәргә, үткәрергә кирәк. Бер җыелышып сөйләштек тә, вәссәлам түгел. Кешеләр табигатьтән аерылмаска, аның белән бер булып яшәргә тиеш. Әлбәттә, кешеләрне бер-ике елда гына үзгәртә алмыйсың. Кеше табигать һәм аның ресурсларына сакчыл карарга өйрәнергә тиеш. Кеше аларны кадерләп сакларга тиеш! Йортлары янәшәсенә агачлар, чәчәкләр утыртырга, чүп-чарны җыештырырга кирәк. Бу эшне коммуналь хезмәтләр башкарганын көтмәскә. Югыйсә, экология фаҗигасе булуы ихтимал.
Безнең әйләнә-тирә мохит һәм җир шары балаларыбыз һәм оныкларыбызга шундый ук яшел, гүзәл булып калсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса