Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сусыл үләннең файдасы бик күп

Май һәм июнь - мул сөт чоры, сыерлар болыннарда сусыл яшел үлән белән туклана, әлбәттә инде бу сөт сыйфатына уңай йогынты ясый. Район терлекчеләре бу вакытны нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.

- Быел сөт җитештерү күрсәткечләре куандыра, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров. - Район буенча бер сыердан савым 15,7 килограмм тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,11гә күбрәк.

Гаврилов исемендәге ҖЧҖне уңай яктан бәяләргә мөмкин, анда савымнар 4,5 килограммга күбрәк. "Золина Е.Н." КФХ - 3,4, "Рацин-Шәле" ҖЧҖ - 2,5, "Газовик" ҖЧҖ - 1,4. Мәсәлән, "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖдә күрсәткечләрне 1,4 килограммга киметтеләр. "Соя Колай" ҖЧҖдә - 0,2, алар узган елларда алда баралар иде.

Күп нәрсә сыерларны көтүгә бәйле, быел болыннарда үлән яхшы, шуңа да моннан файдаланып, терлекләргә сусыл үлән ашатырга кирәк.

"Рацин-Шәле" ҖЧҖдә 510 савым сыеры бар, алар яхшы сыйфатлы үләнле болыннарда көтелә.

- Безнең хуҗалыкта биш көтү, шул исәптән өчесе савым сыерлары көтүе. Бездә унөч сыер савучы эшли, - ди баш зоотехник Зөлфәт Якупов. - Әйе, быел терлекчеләребез тырышлыгы белән яхшы гына күрсәткечләргә ирештек. Бездә көтүчеләр дә тәҗрибәле, алар сусыл, туклыклы үләннең кайда үскәнлеген яхшы беләләр. Наил Вәлиуллин, Раил Сабиров, Айрат Сәйфетдинов күп нәрсәнең үзләренә бәйле булуын бик яхшы аңлыйлар. Бүгенге көндә алар тырышлыгы белән күп сөт алабыз. Алар тәүлек буе сыерларны болыннарда көтә. Әлбәттә, терлекләргә фураж да бирәбез.

Хуҗалыкта ясалма орлыкландыру кертелгән, шулай ук монда тәҗрибәле белгечләр, үз эшләренең осталары - Гыйниятулла Гыйззәтов, Илнур Шәяхмәтов эшли.

Шулай да, мул сөт алуда машина белән сыер саву операторлары хезмәте хәлиткеч роль уйный. Хуҗалыкта тәҗрибәле сыер савучылар эшли. Бүгенгә Назилә Әхмәтҗанова алдынгылар рәтендә бара, ул бер сыердан 18 килограмм сөт савып ала, Минзилә Мөхәммәтҗанова һәм Миләүшә Шәяхмәтова 16 һәм 15әр килограмм югары сыйфатлы продукция ала.

Назилә Әхмәтҗановага илле яшь, шуларның утыз биш елын яраткан эшенә багышлаган:

- Минем шәһәргә китәсем килмәде, мин эшчән, тырыш гаиләдә үстем, әти-әнием эшкә хөрмәт тәрбияләп, барысына да өйрәтеп үстерделәр. Шәле урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаганнан соң без иптәш кызларым белән туган авылда калырга булдык, мин сыер савучы булам дигән ныклы карарга килдем. Бу эшнең җиңел булмавын белдем. Шулай да үземне сынап карарга булдым. Ул вакытта безнең колхозда савым сыерлары күп иде, һәркемгә дә эш җитәрлек иде. Колхозыбыз районда, шулай ук республикада алдынгы хуҗалык иде. Фермаларда тәҗрибәле сыер савучылар белән яшьләр дә күп эшләде, мине коллектив бик җылы кабул итте. Әлбәттә, беренче вакытларда авыр булды, иртә торып, эшкә чабырга кирәк, ферма өйдән ерак, бигрәк тә яңгырлы, пычрак көннәрдә авыр булды. Мин беркайчан да зарланмадым, мин үземне сыерларым көтеп торуын яхшы белә идем. Әлбәттә, төрлесе булды, шулай да мин үз эшемне яраттым, бу юлны сайлавыма беркайчан да үкенмәдем.

Быел тана сыерлар группасы җыйдым, алар белән эш катлаулырак, аларны өйрәтергә кирәк бит. Хәзер барысы да яхшы, алар мине көтеп торалар, мин дә алар янына ашыга-ашыга киләм. Тырыш хезмәт үз нәтиҗәсен бирә, бүгенгә һәр сыерым 18әр килограмм сөт бирә. Димәк, хезмәт хакы да яхшы.

Хәзерге вакытта безнең авыр хезмәтебезне лаеклы рәвештә билгели беләләр, безне авыл сабан туенда хөрмәтләделәр, коллектив белән Казанга концертка барырга җыенабыз. Узган ел Сәламәтлек көннәрендә берничә конкурста катнаштым, хәтта, чаңгы ярышларында җиңүгә ирештем. Без эшләп кенә калмыйбыз, ял да итә беләбез.

Назилә Әхмәтҗанованың ире Габдулла да фермада эшли, ул дүртенче елын бозаулар симертүдә эшли. Моңа кадәр берничә ел сыер көтүе көткән.

Хуҗалык җитәкчелеге Әхмәтҗановлар эшеннән бик канәгать:

- Аларга һәрвакыт таянырга була, алар үз эшләрен яхшы белә, намус белән башкара, - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса