Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Светлана кебекләр күбрәк булсын иде

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан "Корстон"да зур тантаналы бәйрәм чарасы үтте. Анда әлеге һөнәрнең иң яхшы вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар. Алар арасында "Шатлык" балалар социаль приютында тәрбияче булып эшләүче райондашыбыз Светлана Мөхәммәтовна Ищук та бар иде.

Светлана Ищук заманында педучилище тәмамлаган, шуннан соң 17 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ул бүген дә тәрбияче. Тик балалар бакчасыныкы түгел, ә "Шатлык" балалар социаль приютыныкы.
- Тәҗрибәм бар, балалар белән аралаша беләм, җиңел булыр дип уйлаган идем. Тик ялгышканмын, алай җиңел генә булмады. Биредә бөтенләй башка балалар, алар беркайчан да дөрес тәрбия, ата-ана назы күрмәгән. Кайберләре хәтта теш щеткасын, чиста урын-җирне беренче тапкыр күрә. Бар нәрсәгә яңадан өйрәтергә туры килә,- дип искә ала Светлана ханым.
Светлана Мөхәммәтовна балалар белән бигрәк тә үзенең "Яшь аш пешерүче" түгәрәгендә шөгыльләнергә ярата. Биредә ул кызларны аш-су серләренә өйрәтә. Светлана булачак хуҗабикәләргә табын серләрен белү бик кирәк дип саный. Тәрбияче буларак, ул көнен дә, төнен дә балалары янында. Аларны мәктәпкә озата, каршы ала, кечерәкләрен йокларга сала, төнгә әкият укый. Бер сүз белән әйткәндә, сабыйларга әниләрен дә, әбиләрен дә, апаларын да, сеңелләрен дә алыштыра. Бөтен баланы да бертигез яратыр өчен олы йөрәкле булырга кирәк. Ә приют җитәкчелеге Светлана Мөхәммәтовнаны нәкъ менә шундый кеше буларак белә. Юкка гына ул иң яхшы социаль хезмәткәр дип табылмый һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнми.
- Барысы да бик матур һәм тантаналы булды,- дип уртаклаша ул үзенең кичерешләре белән. - Без беренче рәттә утырдык. Миннән тыш тагын алты кеше шундый бүләккә лаек булды. Хезмәтемне шулай югары бәяләүләре белән мин бик нык горурланам.
Светлана Мөхәммәтовна, әлеге авыр хезмәтне тәрбияләнүчеләре хакына сайлавын яшерми.
- Аларның үсеп җитеп, тормышта үз урыннары тапканнан соң кире кайтып рәхмәт әйтүләрен ишетүне берни дә алыштыра алмый,- ди ул.
Әйе, шундый киң күңелле, олы йөрәкле хатын-кызлар булганда, авыр тормыш хәлендә калган балаларга бераз җиңеллек килә. Янәшәдә аларның хәлен аңлаучы, әниләре урынына калган апалары бар.
Мондый шәхесләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса