Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Татар Тау Илендә яшәүчеләр авылда өченче мобиль элемтә вышкасын урнаштыру сәбәпле, борчуга калганнар

Безнең газета редакциясенә Татар Тау Иле авылында яшәүчеләр шалтыратты. Алар авыл урамнарының берсендә мобиль элемтә вышкасын урнаштыру сәбәпле, борчуга калганнар.

Бу инде өченче вышка булуы һәм аларның бер-берсеннән ерак урнашмаулары ачыкланды. Бигрәк тә Яңа, Төзүчеләр һәм Тау Өсте урамнарында яшәүчеләр борчулы. Нәкъ тә аларга бу вышкалар белән күрше торырга туры килә.

Кешеләр әлеге вышкаларның сәламәтлек өчен зыян китерүләреннән куркалар. Авыл кешеләре инде район прокуратурасына хат яза. Алар бу ситуцияне хәл итүләрен бик тә телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса