Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Техника сынатмасын өчен тырышабыз”

Авыл хуҗалыгы предприятиесеннән бер агроном болай дигән иде: "Урак июль-августта түгел, ә көзен, туфракны чәчү астына әзерләнгәндә, бу эшне вакытында үткәргәндә, кырларны чүп үләннәрдән чистартканда, органика һәм минераль ашламалар керткәндә башлана. Һавалар гына әйбәт торсын да, техника гына сынатмасын. Иртә бөртеклеләр өлгергәндә эшлисе генә килеп тора башлый".

Чыннан да, старт алды чорында бу иң мөһим моментларның берсе. Август чорында уракта комбайннарга бик күп эшләргә туры килә. Һәм шуңа да күп яктан техника әзерлегенә урак барышы да, уңыш сакланышы да бәйле булачак.
Әнә, чытылылар да, бөтен эшнең нечкәлеген белгәнгә, бүген ашлык урып-җыю комбайннарын хәзерләүгә аеруча нык игътибар итәләр. "Питрәч азык-төлек корпорациясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять авыл хуҗалыгы предприятиесе механигы Александр Калашников сүзләренә караганда, шушы атна дәвамында җитеп бетмәгән запас частьләр кайтырга һәм ремонтны төгәлләргә тиешләр. Нигездә, ашлык урып-җыю комбайннары ремонты төгәлләнеп килә икән инде.
Быел урак өстендә 7 берәмлек техника: "АКРОС", "Дон-1500" һәм 5 "Нива-Эффект" эшкә җигеләчәк. Бөтенесенең дә үз "хуҗасы" бар. Хуҗалыкта кадрлар сайлап кую алдан ук башкарылды, комбайнчы ярдәмчеләрен дә сайлап куйдылар. Хәзер егетләр техника ремонтында актив катнашалар. Колледж студенты Роман Никитин һәм авыл хуҗалыгы академиясе студенты Евгений Семеновларның бу ураклары беренчесе генә түгел. Өйрәтеп-үрнәк алырлыклары да бар. Танылган комбайнчы Илшат Зиннәтов та чираттагы уракка әзерләнә.
- Уракта эшләүчеләрнең хезмәт шартларын саклауга һәм яхшы социаль көнкүреш шартлары тудыруга аеруча игътибар ителә, - диде Александр Калашников.
Туклану да каралган. Хәзер үк ремонтта шөгыльләнүчеләрне хуҗалык ашханәсендә ашаталар. Икмәк җыю беркайчан да җиңел эш булмады. Бу чор авыл хуҗалыгында иң киеренке һәм чиктән тыш оешканлыкны, нәтиҗәле эшләүне таләп итә торган вакыт.
Быел чытылыларга урып-җыюда эшләргә күңелле булачак. Уҗым кишәрлеге генә дә 570 гектар, шуңа өстәп мең ярым гектар сабан бодае. Әле тагын арпа, солы, борчак, карабодай да бар.
- Бер комбайнга нагрузка югары булачак, - диделәр сөйләшкән чакта комбайнчылар. Шуңа да, билгеле, күп нәрсә техниканың үзен ничек тотачагына бәйле. Гадәттән тыш хәлләр өчен күчмә техник ярдәм күздә тотылган. Бензин машинасы да эшкә әзер. Ул комбайннарга эш урынында ук ягулык салачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса