Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Төгәл икътисади стратегия кризиста да ярдәм итә

Соңгы елларда безнең районда даими рәвештә дистәләгән республика программалары тормышка ашырыла. Кризиска да карамастан, алар гамәлдә булды, хәтта бу соңгы ике елда да. Төрле тармакларга инвестицияләр килү дәвам итә, без бөтен республика белән бергә алга хәрәкәт итүебезне дәвам итәбез. Татарстан тотрыклылык һәм икътисадның динамик үсеше үрнәге булып тора. Бу хәрәкәт...

"Стратегия 2030" алдагы елларга өстенлекле үсеш юнәлешләрен билгели. Татарстанның максаты - глобаль көндәшлеккә сәләтле регион позицияләрендә ныклы урын алу. Бүгенгә республика үсеше стратегиясенә юнәлдерелгән, аны тормышка ашыру механизмнарын тәэмин итүче муниципаль стратегияләр булдыру ахырына якынлаша. Ел ахырына кадәр республиканың тармак стратегияләре һәм икътисади зоналар (Кама, Казан, Әлмәт) стратегияләре кабул ителәчәк. Алар "Стратегия 2030" белән тыгыз бәйләнгән. Шулай итеп, республикада бердәм система булдырылган, ул өстенлекле максатларны һәм төрле дәрәҗәдә аларга ирешү коралын билгели.

Бурычларның һәм аларны тормышка ашыруга комплекслы, системалы караш яхшы нәтиҗәләр бирә. Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча традицион рәвештә Россия Федерациясенең лидер регионнары рәтенә керә. Тулай регион продукты күләме буенча республика РФ субъектлары арасында алтынчы урынны алып тора, авыл хуҗалыгы промышленность җитештерүенә инвестицияләр күләме буенча - 4, промышленность җитештерүе һәм төзелеш буенча - 5.

Безнең районда да икътисадның уңышлы үсеше өчен шартлар тудырыла.

- Безнең район инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудыру һәм үсеш өчен зур потенциалга ия, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Геннадий Товкалев. - Бу географик урнашу - Казанга, федераль трассага якын булу, инфраструктураның уңайлы үсеше. Моннан тыш, бездә инвесторлар проектларны тормышка ашыра алырлык мәйданчыклар бар. Бу юнәлештә без берничә ел элек эшли башладык. Питрәч территориясендә инде икенче ел промышленность мәйданчыгы - "Биотех" агропромпарк уңышлы эшли. Анда берьюлы берничә резидент урнашкан, яңа эш урыннары булдырылган, районга 60 миллионга якын инвестиция җәлеп ителгән.

Кощак авыл җирлеге территориясендә "Агромир Казан" авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сату, саклау һәм кабат эшкәртү логистик үзәге төзелеше буенча зур инвестицион проект тормышка ашырыла. Ул Европа проектларына охшаш заманча стандартлар буенча төзеләчәк.

Шунда ук, Кощак авыл җирлегендә тагын берничә индустриаль сәнәгать паркларының өстенлекле проектын тормышка ашыру планлаштырыла.

Безнең төп горурлыгыбыз - торак төзелеше күләме, бу тармакка инвестицияләр тотрыклы арта.

- Илдәге икътисади хәлләргә карамастан, төп капиталда инвестицияләр 6 миллиард 171 миллион сум тәшкил итә, дип билгеләп үтте Геннадий Товкалев. - 2014 елда бу сумма 3 миллиард 512 миллион сум, 2015 елда 6 миллиард 7 миллион тәшкил итте. Агымдагы елның җиде аенда төзелеш эше күләме 216,9 миллион сум тәшкил итте. Район территориясендә 104,2 мең квадрат метр мәйданда торак куллануга тапшырылды.

Шулай итеп, безнең район республикада "Стратегия 2030"ны тормышка ашыруда катнаша, анда инвестицияләргә аерым урын бирелә. Соңгы биш елда Татарстанда адларның күләме 2,5 триллион сумнан артып киткән. Санк-Петербургта үткән икътисади форумда Татарстан Россия субъектлары инвестиция климаты милли рейтингында беренче булып аталды. Республиканың көчле һәм нәтиҗәле икътисады - бу эш урыннары, югары хезмәт хакы, инфраструктура үсеше һәм социаль проектларны тормышка ашыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса