Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Түләмәсәң, сусыз калачаксың

Соңгы мәгълүматларга караганда, 1 июньгә су өчен бурыч 675 мең 745 сумга җыелган. Район үзәгендә яшәүчеләрнең бурычлары бигрәк тә күп. - 461 мең сумнан артык тәшкил итә. Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләр 152 мең 300сум, колайлылар 61 мең 680 сум әҗәтле.


Бу хәл торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен чын мәгънәсендә авыртмаган башка тимер таяк кебек өстәмә мәшәкатьләр тудыра.
Эш шунда, су күп тотыла, ә түләү тулысынча кереп бетми. "Жилсервис" хуҗалыгы хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Ирина Михеева бу уңайдан борчылулары турында әйтә.
Хәлгә ачыклык кертү өчен хуҗалык хезмәткәрләре күптән түгел фатирларга һәм шәхси йортларга кереп йөрде. Аларның нияте кемнең күпме су урлавын белү иде.
Бакча, Комсомол, Дача, Пионер, Гончар, Дуслык, Муса Җәлил, Юбилей, Тынычлык урамнарында йөргәндә су урлау очраклары беленә.
- Кайбер кешеләр безне өйләренә дә кертмәде. Су счетчигындагы саннарны кәрсәтүдән тайпылды, - ди Ирина ханым.
Шундый сәер хәлгә дә юлыгылар. Хуҗалар су үткәргән. Счетчик тоташтырылмаган. Рәхәтләнеп суга кинәнгәннәр. Түлисе юк ич. Мондый очрак, бәхеткә, икәү генә. Хуҗаларга актлар төзелгән.
Тикшерү вакытында коммуналь хезмәткәрләр судан законсыз файдаланучыларны да ачыклаган. Алары документ ясатмаган. "Суны рөхсәтсез файдаланган өчен, карар нигезендә түләү торбаның юанлыгыннан чыгып исәпләнә. Бу бик зур суммадагы штраф дигән сүз - 6 мең сумга кадәр җитә", - ди бүлек башлыгы.
Коммуналь хезмәткәрләр рейдлары дәвам итә. Кайчан, нинди вакытта киләсен берәү дә белми. Бу турыда хәбәр итмиләр. Алар башлаган эшләрен ахырынача җиткерергә ниятли. Шуның өчен суга түләмичә генә кинәнгәннәргә көн бетә. Ә намуслы яшәгәннәргә, су өчен вакытында түләп барганнарга борчыласы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X