Тәҗрибәле хуҗалыкта яңа сортлар чыгардылар
Сугыштан соңгы еллар, бөтен илдәге кебек, безнең районыбызда да авыл хуҗалыгын күтәрүдә ныклы хезмәт чоры булып тора. Тәҗрибә кыры үзенең эшчәнлеге белән район тарихында аерым урын алып тора.
Аның тарихы болайрак була. Үз вакытында Екатериновка авылыннан ерак түгел Лаеш тәҗрибә станциясе эшли. Күпмедер вакыт узганнан соң аны Тәҗрибә станциясе дип үзгәртәләр һәм Питрәч районына тапшыралар. Бистә зур булмый, анда бары 12 гаилә тора. 230 гектар җирдә 4 белгеч районда үстерелә торган перспективалы, уңдырышлы, авыл хуҗалыгы бөртеклеләре белән тәҗрибә үткәрүдә зур эш башкара.
Аеруча тары һәм бәрәңгенең яңа сортларын уйлап чыгаруга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, "Лорх" сортлы ак бәрәңгедән кызыл "Лорх" уйлап чыгаралар. Аны "Питрәч" бәрәңгесе дип атыйлар. 1944 елда беренче тапкыр "крим-зайкевич" сортлы люцерна чәчәләр. Әлеге граммнардан районның колхоз һәм совхозларында люцерна үсеше башлана. 1958 елда Питрәч районы хуҗалыкларында сортлы орлыклар бирү буенча кызыклы документ сакланган. "Казан" сортлы арыш һәм "Ульяновская" сортлы уҗым бодае һәм башкалар. Тәҗрибә кыры хуҗалыкларны ел саен яхшы орлык белән тәэмин итеп торган.
Тәҗрибә кырының эшчәнлеген иң беренче Хәким Бекжанов исеме белән бәйлиләр. Ул Лаеш тәҗрибә станциясендә 1934 елда эшли башлый. Ул үз эшен бик яратып башкара, уңдырышлы район сортларын уйлап чыгаруда зур көч куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа