Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Урак оешкан төстә бара

6 августта Питрәч районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм премьер-министрның беренче урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

Алар район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин белән берлектә вертолеттан иген кырларын карап йөрде. Аннары "Ак барс-Питрәч" агрофирмасы" кырларында район администрациясе вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты.
Җыелганнар белән мөгамәлә барышында республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кош биеклегеннән күренгәннәргә бәя бирде. Бу көнне алар шулай ук республиканың тагын ике район кырларын карап кайтты. Болар: Балык Бистәсе һәм Теләче районнары. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәлнең торышы һәркайда төрлечә, әмма урып-җыю ярыйсы оешкан төстә бара. Республикадагы урак кампаниясе барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Ул республикада чәчүлек мәйданнарының 50 процентында икмәкләр җыелуын билгеләп үтте. Питрәч районына килгәндә, Татарстан Республикасы парламент башлыгы сәфәре көненә урып-җыю эшләре планның 61 проценты үтәлгән иде. Уңыш чыгышы гектардан 18,5 центнер тәшкил итә. Гектардан тулай җыем - 42,3 мең тонна. Район игенчеләренә быелгы уракта 37 мең гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп аласы бар.
- Игенчелек культурасы югары булган, барлык технологик таләпләрне үтәгән һәм эшне вакытында, намуслы башкарганнарны бернинди корылык та куркытмый, - диде Марат Әхмәтов. Мисалга "Ак барс-Питрәч" агрофирмасы" кырларын китерде. "Алтын башак" һәм "Газовик" хуҗалыкларының чуар кырларын тәнкыйть утына алды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шәхси хуҗалыкларны дәүләт яклавы чаралары турында мәгълүмат бирде, шулай ук агропромышленность комплексы өчен яшь кадрларны әзерләү мәсьәләләре дә кузгатылды.
Соңыннан Дәүләт Советы Рәисе һәммәсен дә һава шартлары гади булмаган шушы елда үстерелгән икмәкне югалтусыз җыеп алу өчен бөтен көчне тупларга чакырды.
Авыл хезмәтчәннәренә уңышлы эшләүләрен теләп, республика кунаклары китәр юлга кузгалды.
Аннары район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин кечерәк эшче киңәшмә җыйды. Ул да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең игътибарын уракны үзвакытында һәм уңышлы төгәлләүгә юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса