Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Вакытында утыртсаң – уңа

Районда язгы кыр эшләре уңышлы дәвам итә. Сабан культураларын чәчү инде тәмамланды. Бәрәңге утырту башланды. Район буенча әлеге эшнең иң зур күләме "Кощак" ААҖ СХП бәрәңге игүчеләре җилкәсенә төшә. Аларга бәрәңге өчен 300 гектар мәйдан бүлеп бирелгән.

Кощакта бәрәңге утырту эшенә 4 майда керештеләр. Бүгенге көнгә барлык мәйданның яртысы утыртылган инде. Биредә эш, һәрвакыттагыча, көйле, оешкан төстә бара. Районның иң алдынгы бәрәңге игүчеләреннән булган Александр Михайлов звеносы иң алдынгы сафларда бара.
Александр Федорович унбиш елга якын бәрәңге игү белән шөгыльләнә. Күп тапкырлар районның иң яхшы бәрәңге игүчесе булып танылды. Тәҗрибәле механизаторның стажы да зур. Ул инде 36 ел тракторда эшли.
- Быел көннәр бик әйбәт тора, - ди Александр Федорович. - Шуңа күрә эшләве дә рәхәт. Бар тырышлыгыбызны эшкә җигәбез.
Механизаторлар Николай Семенов, Сергей Мартьянов һәм Александр Рубцовлар туфракны бәрәңге утырту өчен вакытында һәм сыйфатлы итеп эшкәртәләр. Александр Михайловның ярдәмчесе Василий Гарятов та үз вазыйфаларын уңышлы башкара. Икенче икмәкне вакытында утыртканда гына мул уңыш алып булачагын алар яхшы аңлый. Шуңа күрә иртә таңнан алып караңгыга кадәр эшлиләр.
Сергей Мартьянов та тәҗрибәле тракторчы. Ул 1986 елдан бирле механизатор булып эшли. Хезмәт юлын кайчандыр комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган, язгы чәчү вакытында чәчү чәчкән. Әтнә техникумын бетергәннән соң туган совхозына кайтып, механизатор булып эшли башлаган. Әлеге һөнәр серләренә аны Анатолий Галкин өйрәтә. Сергей язгы, көзге чәчү эшләрендә актив катнаша. Ә урып-җыю өстендә комбайнчы булып эшли.
- Минем әти машина йөртүче һәм моторист булып эшләде, шуңа күрә мин яшьтән техниканы белеп үстем. Безнең хезмәт коллективы бик яхшы, бар да үз эшен вакытында, җиренә җиткереп башкара, шуңа күрә эшебез дә уңышлы бара, - ди Сергей Владимирович.
Без сөйләшкән арада бәрәңге игүчеләргә төшке аш китерделәр. Җирле пешекчеләр үз эшчеләрен тәмле, туклыклы итеп ашатырга тырыша.
Кыска вакытлы төшке аштан соң кырда яңадан трактор гөрелтесе ишетелә башлады.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Николай Семенов, Сергей Мартьянов, Василий Гарятов, Александр Рубцов һәм Александр Михайлов бәрәңге кырында.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X