Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Җыр-бию күңелне күтәрә, эш дәрте уята

Көннәр кызу, ә урак өстендәге эшләр тагын да кызурак. Белгечләр әйтүе буенча, игеннәр өлгергәннән соң аны кичекмәстән җыеп алмасаң, югалтулар көнләп түгел, сәгатьләп арта. Бигрәк тә быелгы җәйнең үзенчәлекләрен исәпкә алганда. Моны игенчеләр бик яхшы аңлый. Шуңа күрә аяз көннәрдә алар аеруча тырышып, ару-талуны белми эшли. Без моңа "Питрәч азык-төлек...

Безнең иҗат төркеме килгәндә "Питрәч азык-төлек корпорациясе" кырларында күңелле музыка яңгырый иде. Баксаң, районның мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада артистлары игенчеләргә концерт куя икән. Төшке аш вакыты иде. "Һәр елны шулай урып-җыю вакытында хуҗалыкларга барып, игенчеләргә концерт программабызны бүләк итәбез. Күңелләре күтәрелеп, тагын да дәртләнебрәк эшләсеннәр, - ди автоклуб мөдире Илнур Хәлимов.
Ә игенчеләр үзләре исә һәр елны артистларның килүенә күнегеп беткән, шуңа күрә быел да җылы каршы алдылар, һәрбер артистның чыгышын көчле алкышладылар. Хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Илшат Зиннәтов түзмәде, дәртле җырга кушылып биеп тә җибәрде. Шулай итеп, агитбригада артистлары уракка үзләреннән дә өлеш кертеп, максатларына ирешкәннәрдер дип уйлыйм. Тәмле нәрсә күп булмый ул дигәндәй, ял сәгате сизелмичә генә узып та китте. Алда игенчеләрне дуслары - кыр кораблары һәм иксез-чиксез иген басулары көтә.
"Питрәч азык-төлек корпорациясе" игенчеләренә быел барлыгы 5200 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп алырга кирәк. Явым-төшемнәр комачауламаган бу көннәрдә алар аеруча тырышып, ару-талуны белмичә эшли. Хуҗалыкның баш агрономы Алмаз Хәйруллин, уңышның яртысы җыеп алынуы турында әйтә. Көзге арыш, бодайны урып-җыюны төгәлләп, хәзерге вакытта арпа кырларында соңгы кишәрлекләрне уралар. "Быел язы да, җәе дә бик үзенчәлекле булды. Табигать үз кагыйдәләренә буйсындыра. Ни генә булуга карамастан, без уңышны мөмкин кадәр югалтуларсыз җыеп аларга тиеш" ди алдынгы механизатор Илшат Зиннәтов. Ул эшенә бик җаваплы карый. Хезмәт ярышында быел да сынатасы килмәвен әйтә. Әле комбайн ярдәмчесе дә кем бит! Тормыш иптәше Рәмзия Зиннәтова! "Быел мине дә үзенә ияртте. Бергә-бергә эшләргә дә күңеллерәк. Өйгә кайтып, андагы эшләрне эшләп килергә дә өлгерәм", - ди Рәмзия ханым. Үзегез дә комбайн руле артына утырырга җыенмыйсызмы соң, дигән сорауга: "Андый теләгем дә бер дә юк түгел, бәлки, киләчәктә комбайнчы да булырмын әле", - дип көлә ул. Афәрин, Рәмзия апа! Мондый ярдәмчесе булганда, Ильшат Зиннәтов өченче тапкыр кыр батыры булып калачагында шик юк.
Быелгы кызу һава игенчеләргә коры килгән 2010 елны искә төшерсә дә, алар күңелләрен төшерми. Һәрбер бөртекнең кадерен белеп, игеннәрне югалтуларсыз, тиз арада җыеп алу өчен кулларыннан килгәнчә тырышып эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса