Тукай – татар Пушкины
Тукай Пушкин иҗатын бик яхшы белә.

Тукайның тормышы һәм иҗаты – Ватанга, халыкка хезмәт итүнең якты мисалы. Аның исеме барлык халыклар телендә яңгырый. Тукайны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аның милләт идеялары белән сугарылган әсәрләре илебезнең иң ерак почмакларына барып җитеп, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә. Тукайның шигырьләре халык җырларына әверелде.
Җәмгыять, милләт алдында үзенең югары гражданлык бурычын раслап, дусты, романтик шагыйрь Сәгыйть Рәмиевка язган хатында Тукай болай ди: “Мин бит синең кебек саф шагыйрь генә түгел. Мин әле дипломат та, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә. Минем күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә”. Чыннан да, Тукай шигърият даһие гына түгел, талантлы прозаик, ялкынлы публицист, журналист, тарихчы, фәлсәфәче, иҗтимагый-сәяси эшлекле, үз халкының дипломаты, үз халкын дөнья цивилизациясе казанышларына тарту теләге белән янган.
Татар шагыйре иҗатына рус әдәбияты гаять зур йогынты ясый. Тукай, татар әдәбиятының рус әдәбиятына якынлыгын пропагандалап, татар әдәбиятын илебез халыкларының демократик әдәбияты үсешенең бердәм процессына кертә. Тукайның татар әдәбияты алдындагы тарихи казанышларыннан берсе шунда, ул аны “Гомумроссия” әдәбиятын үстерүнең киң юлына чыгарган язучы.
Габдулла Тукай тормышында һәм иҗат эшчәнлегендә өч бөек шагыйрь – Пушкин, Лермонтов һәм Некрасовның әһәмияте зур.
Тукай рус әдәбияты әсәрләре белән беренче тапкыр Уральскида таныша. Мәдрәсәдә укыганда ул өч еллык рус классына йөри. Укытучы Әхмәтша җитәкчелегендә аңарда рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләнә. Аны күп кенә рус шагыйрьләренең иҗаты кызыксындыра: В.А.Жуковский, И.И.Дмитриев, А.Е.Измайлов, А.Н.Майков, А.Н.Плещеев, И.С.Никитин, Н.А.Некрасов, Н.И.Поздняков, К.Д.Бальмонт һәм башкалар.
Тукайның мәдрәсәдәге даими китаплары Пушкин һәм Лермонтов әсәрләре була. Тукай Пушкиннан гомер буе аерылмый. Аның Пушкин иҗаты белән кызыксынуы еллар үтү белән кимеми генә түгел, ә тирәнәя һәм киңәя бара.
“Пушкинга” шигырендә Тукай болай дип язган:
Үзеңә тиңнәрең булмады, ирек сөюче шагыйрь!
Күңелемдә теләк-омтылышлар һәрвакыт якын.
Тукай Пушкин иҗатын бик яхшы белә.
“Пушкинга” шигыре, асылда, рус шагыйре иҗатына бәя булып тора. Аны Пушкинны яраткан гына түгел, ә яхшы белгән кеше генә әйтә ала. Мәсәлән, “Шүрәле” поэмасына мондый искәрмә ясый: “Бу “Шүрәле” әкиятен мин авылларда халык әкиятчеләре сөйләгән халык әкиятләренең сюжетларын эшкәрткән шагыйрьләр А.Пушкин һәм М.Лермонтов үрнәгеннән файдаланып яздым”. Күргәнебезчә, Тукай Пушкин әкиятләрен белеп кенә калмаган, рус шагыйрьләре файдаланган чыганаклар – халык үзе иҗат иткән әкиятләр белән дә кызыксынган.
Тукай Пушкин лирикасының идеяләренә һәм кәефләренә бик җитди үтеп керә. Ул, әлбәттә, аның иң зур әсәрләрен – поэмаларын һәм “Евгений Онегин” романын да белгән. Тукайның “Пушкин һәм мин” (1912) исемле шигыре бар, анда “Евгений Онегин” искә алына.
Тукайның Пушкин әсәрләреннән тәрҗемә ителгән берничә шигыре бар. Еш кына Тукай үзе дә теге яки бу әсәрнең Пушкин тарафыннан рухландырылганлыгын билгеләп үтә.
Пушкин белән Тукай – ике бөек талант. Алар – рус һәм татар халкының милли әдәбиятына нигез салучылар. Шулай итеп, “Тукай – татар Пушкины” дигән билгеләмә аны мәңге тере шагыйрь буларак сәнгать аңына һәм милләтнең тарихи-мәдәни үсешенә нык беркетә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia