Укучыларыбыздан шигъри бүләк
Ялгыз калгач
Мәхәббәтемне таптым яратырмын диеп,
Карый идем үзенә күзем талдырып.
Китеп барды иртәрәк мәңгелеккә,
Мине монда ялгыз калдырып.
Ялгызлыкның бөтен авырлыгын татыдым дип
Әйтмәс идем күңелем тулмаса.
Мәрхәмәтле булганнар бар, ташламыйлар,
Нишләр идем алар булмаса.
Яшьлек артта калды, олыгаябыз,
Үз парыңны сайлар чак түгел.
Күзләреңне ача-йома алга карап,
Бер шатланып, бер моңаеп,
Сабырлана икән ул күңел.
Күрше дустыма
Кем уйлаган очрашырбыз диеп,
Күрше булдык без күптән түгел.
Нинди сихри көчләр бар соң синдә?
Якын итә гел сине күңел.
Гел йөгереп кенә йөрисең син,
Ходай бирсен тазалык-саулык.
Исән булсак, шөкер итик әле,
Саулык булыр безнең зур байлык.
Бәйрәмебез килеп җитте менә,
Хатын-кызлар көне бит бүген.
Бер-беребезгә ихтирамлы булсак,
Гел шатлана инде ул күңел.
Һәр кеше дә шулай шатланадыр,
Тормышлары барса гел уңай.
Мин телимен сиңа, күрше дустым,
Картаймыйча яшәген шулай.
Бүләк итәм сиңа бу сүзләрне,
Чын күңелдән кабул итеп ал.
Гомер буе бергә яшик әле,
Якын күрше дустым булып кал.
Хатын теләге
Карашларың мине сихерләде,
Сине сагынып үтте айларым.
Гомерлеккә юлдашым итеп
Яшьлегемдә сине сайладым.
Кыш көнендә юлга чыксаң әгәр,
Юллар авыр, көн дә ява кар.
Авыр юлдан бергә барыр өчен
Иң яраткан көчле кешем бар.
Кыш көнендә туган кешеләргә,
Бәхет ява икән кар белән.
Гомер узганнары сизелми шул,
Бик яратып сөйгән яр белән.
Ак болыттан карлар яуган чакта,
Ак кар булып миңа кунгансың.
Шатлыгымны һич тә яшермимен,
Минем бәхетемә тугансың.
Яңа көннең шушы таңында
Кабул булсын безнең теләкләр.
Син - минеке, мин - синеке, диеп,
Бергә типсен безнең йөрәкләр.
Карлар ява, көн дә карлар ява,
Өскә бәхет карлары кунсын.
Шулай узып бара бу гомерләр,
Күңелебез һаман яшь калсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 июнь 2022 - 10:38Россиядә «бушлай» фатирлар барлыкка киләчәк Бу хакта «Известия»га фатирлар сату белән шөгыльләнүче «Этажи» федераль компаниясе хәбәр иткән.1300
-
26 июнь 2022 - 09:22Иммунолог җәй көне мамыкка аллергия барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты Аллергияне мамык үзе түгел, ә серкә китереп чыгара. Ә мамык бик нык очса, сулыш юлларына зыян китерә.2600
-
26 июнь 2022 - 07:4418 яшьлек питрәчле үзенең сәламәт яшәү рәвеше алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты Алина Бикбова Питрәч районында яши, аңа 18 яшь. Ул дөрес һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара.4000
-
25 июнь 2022 - 09:19Адвокат шәхси фатирда башкару тыелган эшләр турында аңлатты Бу турыда адвокат Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына сөйләгән.21600
-
25 июнь 2022 - 07:44Питрәч чүп-чарны капчыкка җыюга күчәчәк Контейнер мәйданчыклары күп фатирлы йортлар янында гына калды.22600
-
18 июнь 2022 - 16:49Питрәч районы яңалыклары
-
15 июнь 2022 - 10:17Питрәч районы яңалыклары
-
24 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган110800
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.214800
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**323800
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!227400
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166200
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.160200
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле158400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика