Ул мөстәкыйль рәвештә эшмәкәрлеккә өйрәнү уза һәм үз проектын эшләтеп җибәрергә уйлый
Ул тумышы белән Адыгея республикасыннан. Кечкенә генә авылда үскән, ә 18 яшендә Майкопка мөстәкыйль тормыш корырга китә: юридик факультетта укый, кибет администраторы, кладовойчы булып эшли. 2021 елда ул әти-әнисе белән Красноярск краена акча эшләргә китә, соңрак Мәскәүгә күченә, ләкин анда озак тоткарланмый. 2024 елның маенда Эрстем контракт буенча хәрби хезмәткә китә.
«Үземне тикшерер өчен киттем»
Анда бару теләге 2022 елда ук туган: алгы сызыкта инде туганнан туган өч абыйсы булган, һәм ул аларга ярдәм итәр өчен янәшәдә булырга теләгән. Гаиләсе, бигрәк тә әнисе, моңа каршы була. Шуннан соң егет басым ясамаска була, якыннарына үз фикере белән килешергә вакыт бирә, ә үзен моңа әзерләргә була.
– СВОда катнашкан өчен шундый зур түләүләр турында ишетсәң, әлбәттә, бу кызыктыра, – ди ул. – Ләкин акча беренче урында түгел иде. Мин үземне тикшерер өчен киттем. Яшь вакытта мине витилиго аркасында срочный хезмәткә алмадылар. Аннары полициягә яки Росгвардиягә урнашыр өчен, мин армия турында хыялландым. Бу мине этәргән төп көч булды. Һәм мин карап үскән совет патриотик фильмнары да йогынты ясады.
Эрстем штурмовик булып хезмәт иткән. Ике ай ярымнан соң ул каты яралана: иптәшенә су алырга чыга һәм ут астына эләгә. Алда ярты ел төнге мәхшәрләр һәм тернәкләнү. Аягын тездән ампутацияләргә туры килә. Хәрби хезмәткәрнең кыска, әмма гомер буе хәтердә сакланачак юлы турында хәзер Суворов медале хәтерләтә.
«Монда иң яхшы кешеләр»
Бүген ул заманча протезда йөри, ул таяксыз гына йөрергә түгел, ә автомобиль йөртергә дә мөмкинлек бирә. Барлык яктан да тулы канлы тормыш белән яши. Күптән түгел Эрстем әти булган: Даутовлар гаиләсендә беренче уллары Владислав туган.
Хатыны Дарья белән ул алгы сызыкка киткәнче язылышкан. Госпитальдән чыккач һәм дәүләттән түләү алгач, акчаны нәрсәгә тотарга, дигән сорау туа. Гаилә башлыгы, торак сатып алырга кирәк, дигән карарга килә.
– Кая барабыз? – дип сорый ул чакта Эрстем хатыныннан.
Дарья, бер дә уйлап тормыйча, Казанны атый. Ул бу шәһәрдә югары уку йортында укыган, берничә ел яшәгән һәм аны бик нык яратып калган. Ире аның белән килешә. Шулай итеп гаилә Татарстанның башкаласы янындагы Көеккә килеп урнаша.
– Гадәти тормышка җайлашу авыр, баштан кичкәннәр тирән эз калдырды, – ди СВО ветераны. – Әмма монда, Татарстанда, башка урыннар белән чагыштырганда, мөгаен, иң игелекле кешеләр яшидер. Мәсәлән, безнең балабыз тугач, без күршеләрдән, хезмәттәшләребездән бүләкләр алдык, бу минем өчен көтелмәгән хәл иде. Чыннан да бик күңелле хәл. Шундый вакытлар була, урам буйлап протез белән барасың, үтеп баручылар туктап: “Син – герой!” дип кулны кысалар.
Планнар: читтән торып эшләү, үз эшең
Эрстем Даутовка “Ватанны саклаучылар” филиалы фондының социаль координаторы Физәлия Никитина һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Ул тораккоммуналь хуҗалык буенча ташламаларны, хәрби комиссариаттан һәм Пенсия фондыннан түләүләрне рәсмиләштерергә булыша. Хәзер планнарда – торакны җайлаштыру. Эрстем читтән торып эшләп карарга тели, моның өчен аңа махсус компьютер өстәле һәм кресло кирәк. Ул шулай ук үз эшен ачу өчен социаль контракт программасында катнашу турында да уйлый. Эрстем мөстәкыйль рәвештә эшмәкәрлеккә өйрәнү уза һәм үз проектын эшләтеп җибәрергә уйлый. Әлегә юнәлеш сайланмаган, әмма хәл иткән инде. Киләчәктә шулай ук ИТ-белгечлек алырга тели. Әлегә ул сак предприятиесендә видеокүзәтү операторы булып эшли.
– СВОдан соң гади кеше кебек яшәү психологик яктан җиңел булмады, – ди ул. – Миңа хезмәттәшләрем белән бәхет елмайды, алар минем өчен чын дус булдылар. Госпитальдәге врачлар һәм минем белән палатада яткан егетләр дә бик яхшы иде. Иң мөһиме – мин хатыным ярдәмендә барысын да булдырдым. Дарья бик көчле хатын-кыз. Мин гаилә өчен яшим, тырышам. Минем гаиләм – ул минем якорь, маяк.