“Тормышыбызның кадерен белеп яшибез”
Быел районыбызның 51 гаиләсе юбилей даталарын – ярты гасыр һәм аннан да озаграк бергә яшәүләрен билгеләп үтә. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район мәдәният йортында 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Шулай ук Питрәчтә район башлыгы Илһам Кашапов катнашында ветеран-активистлар һәм башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре белән традицион очрашу узды.
Чараны оештыручылар катнашучыларны бәйрәм концерты белән сөендерделәр һәм ветераннарга бүләкләр тапшырдылар.