Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

“Тормышыбызның кадерен белеп яшибез”

Быел районыбызның 51 гаиләсе юбилей даталарын – ярты гасыр һәм аннан да озаграк бергә яшәүләрен билгеләп үтә. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район мәдәният йортында 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Шулай ук Питрәчтә район башлыгы Илһам Кашапов катнашында ветеран-активистлар һәм башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре белән традицион очрашу узды. Чараны оештыручылар катнашучыларны бәйрәм концерты белән сөендерделәр һәм ветераннарга бүләкләр тапшырдылар.

Кәримуллиннар (60 ел), Шәле авылыннан Рөстәм Әсгать улы һәм Илсөяр Заһит кызы Нугаевлар (50 ел). Республика вәкилләре дә, район җитәкчелеге дә аларны үрнәк буларак билгеләп үтте.
Аеруча дулкынландыргыч котлауларны аларның балалары һәм оныклары ирештерде. Шулай ук юбилярларны район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл җирлекләре башлыклары да котлады.  
Нугаевлар гаиләсе районда күпләргә таныш. Озак еллар алар җирле мәктәптә эшләгәннәр. Шәлелеләрнең берничә буынына белем биргәннәр. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген оныклары уңышларына сөенеп яшиләр. Бу ел аларның гаиләсе өчен юбилей елы - алар ярты гасыр бергә.
- 50 ел 50 ай яки 50 көннән дә тизрәк үтеп китте. Бер мизгел кебек, әйтерсең алар булмадылар да. Беренче яртысында балалар тәрбияләү, эш белән мәшгуль булдык. Икенчесе исә тизрәк уза һәм без тормышыбызның һәр мизгеленең кадерен белеп яшибез, - диде Рөстәм Әсгатович.
Аның тормыш иптәше Илсөяр Заһитовна әңгәмә вакытында һәр нәрсәнең үз вакыты булуын, бүгенге көндә яшьләрнең гаилә корырга ашыкмауларын, бу мөһим вакыйганы соңга калдыруларын билгеләп үтте.  
- Яшьләргә нәкъ менә үз парыңны табып, бер-береңне хөрмәт итеп, кыенлыкларга бирешмичә, гомер кичерүләрен телим! Уртак тормыш белән яшәү җиңел түгел, бер-береңне тыңлый һәм ишетә белергә кирәк, - дип нәтиҗә ясады Илсөяр апа.                                            
Питрәч районында 9 меңгә якын пенсионер яши. Шуларның 156сы - 90 яшьтән олырак, ә берсе 100 яшьлек юбилеен үткәрде. Бәйрәм көннәрендә беркем дә игътибарсыз калмаячак.
- Һәркем бүләкләр алачак. Кемдер үзе эшләгән оешмалардан алачак. Оешма беткән булса яки районга күчеп килсә, аларга бүләкләрне район башкарма комитеты бирәчәк, - дип билгеләп үтте район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина.
Ә инде традициягә әверелгән очрашуга районның төрле торак пунктларыннан ветераннар һәм башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре җыелды, аларны шулай ук район башлыгы Илһам Кашапов котлады. Ул аларның иҗтимагый эшләргә катнашы булуларын, яшь буынны әхлакый тәрбияләү эшенә битараф булмауларын һәм өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Ә Питрәч районы буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов чарада катнашучыларга үзенең җырларын бүләк итте. Һәм барысына да актив озын гомер теләде. Ветераннар да читтә калмады: Шәле авылыннан Язилә Абдрахимова үзе язган шигырьләрне укыды.
- Мондый очрашуларда мин энергия, илһам һәм киләчәк тормыш өчен үзенчәлекле стимул алам. Иҗат елларында 21 китап чыгардым, бүген дә язуымны дәвам итәм, - ди ул.
Аларны бер нәрсә – актив тормыш позициясе берләштерә. Кунаклар арасында Пановка авылыннан Игорь Шпагин да бар иде. Ул кырык җиде ел мәктәптә укыткан. Хәзер дә тәрбия эшчәнлеге белән шөгыльләнүен дәвам итә.
- Әле яшибез, - дип белдерә ул.
Аның, укытучы буларак, алда әле эшләре күп. Элеккеге укучылары, хәзер инде әти-әниләр, әби-бабайлар, киңәш, тәрбия мәсьәләләре буенча аңа ярдәм сорап киләләр.
Очрашуда катнашучылар бәйрәм табыны артында үткәннәрне искә төшерделәр, киләчәккә планнар кордылар, район башлыгы белән аралаштылар. Бәйрәм атмосферасы күтәренке кәеф белән сугарылган иде, моңа мәдәният бүлеге хезмәткәрләре башкарган концерт номерлары да ярдәм итте. Катнашучыларга үзенең иң яхшы җырларын әлеге тармак ветераны Илдар Кадриев та бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса