2 октябрь 2014 яңалыклары
-
Питрәч районы Богородск авылында юллар ремонтлана
Богородск авыл җирлеге халкының көн үзәгендәге проблемасы - ул начар юллар. Ниһаять, бу елны кайбер урамнарда яшәүчеләргә бәхет елмая. Бүгенге көндә монда барлыгы 2 км 600 метрны тәшкил иткән юлга вак таш җәю эшләре бара.
-
Һәр яшьтә дә тормыш ямьле
Безнең пенсионерлар һәм ветераннар - районның җәмәгать, мәдәни тормышында актив катнашучылардан санала. Алар һәрвакыт яшьләргә төпле киңәшләр бирергә, тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер. Өлкәннәр турында кайгырту мөһим эш, әлеге эш ункөнлек барышында гына түгел, ел әйләнәсе алып барыла. Бу турыда хәбәрчебез район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллинадан сорашты.