14 декабрь 2012 яңалыклары
-
Инвалидлар өчен спорт бәйрәме
Узган атнада район үзәгенең спорт мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде. Инвалидлар идәннән күтәрелү, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт төрләре буенча көч сынашты. Спорт чарасы инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелде.
-
Исеме җырга күчкән авылда олы бәйрәм
Күн авылында 8 декабрьдә олы тарихи вакыйга булды. Ул җирле мәктәпнең 120 еллыгына багышланып, авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде.