31 июль 2014 яңалыклары
-
Шәле авылында яшәүче Мөнирә апа Сираевага 90 яшь
Күзлексез гәҗит тә укый, ашарга да пешерэ, оекбашлар да бәйли. Сүз Шәле авылында яшәүче Сираева Мөнирә апа турында бара. Бу көннәрдә ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге зур бәйрәме белән аны район башлыгы Эдуард Дияров котлады.
-
Рәссам
Рәссамнарның күргәзмә залындагы иҗат җимешләрен карап, үз иҗатымда җитмәгән яисә артык аһәңнәрне эзләп йөргәндә, бер картинага күзем төште.
-
Питрәчкә Карелия кунаклары килде
Бу көннәрдә Татарстанга Карелия Республикасының авыл хуҗалыгы балык һәм аучылык министры Григорий Мануйлов килде. Аның төп максаты - агропромышленность комплексы үсеше буенча тәҗрибә уртаклашу. Визиты вакытында ул Республиканың уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында булды. Шул исәптән, Питрәч районының "Ватан" кооперативында һәм "И.Сөләйманов " гаилә фермасында да.