18 март 2015 яңалыклары
-
Питрәч пенсионерлары компьютерда зур теләк белән эшлиләр
Пенсия яшендәге кешеләрнең компьютерда эшләү алымнарын үзләштерә башлаулары турында алдагы программаларыбызда сөйләгән идек. Инде менә узган атнада чираттагы студентлар төркеме бу курсларны тәмамлау турындагы таныклыклар алдылар. Тулырак алдагы сюжетыбызда.
-
Татар Казысы мәктәбе укучылары тыл хезмәтчәне белән очрашты
Мәктәп укучылары тыл хезмәтчәне Зәһия апа Рәхмәтуллина белән очрашты. Аның сөйләр сүзләре күп иде. Балаларга сугыш вакытында башыннан кичергән хәлләр, көнне-төнгә ялгап эшләүләре турында сөйләде.