14 декабрь 2015 яңалыклары
-
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында “Могҗизалар кыры” үтте
Ленино-Кокушкино авылы Яшьләр үзәгендә китапханә белән берлектә инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалидлар арасында кызыклы чаралар үткәрелде.
-
Питрәч районының Шәле авылы халкы сәнгать бәйрәме оештырды
Шәле авылы мәдәният йортында, "Бүләк итәм күңелем җылысын"- дигән зур концерт үткәрелде. Бәйрәм "Зөбәрҗәт" вокаль ансамбленең матур җырлары белән башланып китте.
-
Елмаеп алыйк әле
Кире кайтканнары юк
-
ТатЦИК авылы халкы мәчетле булды
Питрәч районында тагын бер мәчет ачылды. Әле вакыйга ТатЦИК авылында узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.
-
Питрәчнең Шатлык приютында тәрбияләнүчеләр олыларны хөрмәт итәргә өйрәнә
10 декабрьдә "Парклар һәм скверлар елы" кысаларында районның Җинү паркында "Шатлык" социаль приюты тәрбияче Л.И.Дементьева балалар белән берлектә "Гомер яхшы эшләргә бирелгән" дигән плакатлар һәм буклетлар тараттылар. Бу чара яшьләрдә олы яшьтәге кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылган иде. Балалар питрәчлеләргә буклетлар өләште һәм бу чараның нинди максат белән оештырылуы...