3 август 2016 яңалыклары
-
Урак алдынгылары билгеләнде
Бүгенгә районда 32525 гектар мәйданының 12015 гектарында бөртеклеләр урылган, 11948 гектарда суктырылган. Гектардан уртача уңыш чыгышы 25,1 центнер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдиме белән урак алдынгылары билгеләнде.
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
РОССИЯ БАНКЫНЫҢ 200 һәм 2000 сум номинал буенча яңа банкнотлар символын сайлап алуның беренче этабы төгәлләнде.
-
Көннәр аяз тора, рәхәтләнеп эшлибез
Һәр игенче уңыш җыеп-алу чорында аяз һәм коры һава турында хыяллана. Урак өсте вакытында мондый эсселекнең инде күптәннән булганы юк, дип искә төшерә игенчеләр. Икмәк өчен барысына да түзәргә туры киләчәк, чөнки уңыш бит авыр хезмәт белән үстерелә, ашлык вакытында өлгерде һәм быел уңыш бик яхшы.
-
Район газетасы бәйгесендә Светлана Филиппова җиңеп чыкты
Меңнән артык тавыш җыеп "Чыгарылыш кичә королевасы" бәйгесендә җиңү яулады. Конкурсны «Вперед - Алга» район газетасы редакциясе оештырган иде. Кемгә исә бәхет елмайды соң, бу турыда безнең материалдан белерсез.
-
Районда эссе булганга янгын чыгу куркынычы саклана
28 июль көнне районда янгын очрагы булды. Анда бер кешенең гомере өзелде. Әлеге очрак турында тулырак янгын чыгуны күзәтү бүлеге җитәкчесе Максим Лобода мәгълүматында.