12 август 2016 яңалыклары
-
Урып-җыю эшләре тулы куәткә бара
Явып узган яңгырлар комбайнчыларга бер көн көч-куәт туплап, ял итеп алырга мөмкинлек бирде. Хәзер алар кабат кырда, эш темпларын киметергә җыенмыйлар. Район халкы урак барышы, иген басуларында кемнәрнең армый-талмый тырышып эшләүләрен, урак алдынгылары турында хәбәрдар булырга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, урак алдынгылары үз позицияләрен бирми.
-
“Башкарган эшләргә хисап бирәбез һәм планнар төзибез”
Бу көннәрдә районда авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән традицион җыеннар башланды. Очрашу кысаларында 2016 елның узган җиде аенда башкарылган эшләре буенча фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә планнар билгеләделәр. Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар темасы да күтәрелде.
-
Питрәч авыл җирлекләрендә халык җыеннары старт ала
Очрашуларда җирлек халыклары үзләренең проблемаларын һәм район җитәкчелегенә карата теләкләрен әйтә алачаклар.
-
Питрәчлеләр, сораулары белән “Мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәсе”нә мөрәҗәгать итә алалар
Безнең районда "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлеге "Мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәсе" автобус туры старт алды.