«Безнең ишегалды иң уңайлысы булачак»
Көек авылындагы «Яшьлек» торак комплексында яшәячәк кешеләр йортлар янындагы территорияне төзекләндерделәр. Алар 160 төп төрле агач һәм куак утырттылар, район хакимияте урман хуҗалыгы белән берлектә зәңгәр чыршылар, миләш, каен, гөлҗимеш, карлыган куаклары бүлеп бирде. Төзелеш компаниясе төзүчеләре алданрак сиксән төп каен утырткан иде.