Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Безнең ишегалды иң уңайлысы булачак»

Көек авылындагы «Яшьлек» торак комплексында яшәячәк кешеләр йортлар янындагы территорияне төзекләндерделәр. Алар 160 төп төрле агач һәм куак утырттылар, район хакимияте урман хуҗалыгы белән берлектә зәңгәр чыршылар, миләш, каен, гөлҗимеш, карлыган куаклары бүлеп бирде. Төзелеш компаниясе төзүчеләре алданрак сиксән төп каен утырткан иде.

Бу микрорайонда яшәүчеләр өмәгә бик теләп килделәр. Яхшы һава торышы акциядә катнашучыларны тагын да эшкә дәртләндереп җибәрде. Йортлар төзелеше өч елга сузылды һәм бөтен территория ташландык хәлгә төшкән иде, биредә бернинди үлән дә калмаган. Әмма төзелеш эшләре яңадан торгызылганнан соң, йортлар инде файдалануга тапшырылырга әзер диярлек хәлгә килгәч, бу йортлардан өлешләп акча түләп фатир салып алучылар агач утыртыр һәм мәйданчыкларны яшелләндерер чак җитте, дигән карарга килделәр.
- Без территорияне, ниһаять, тәртипкә китерә алуыбызга шат һәм бик канәгатьбез. Эшләр башланды, йортлар төзелә. Бу өмә безнең өчен бәйрәм кебек. Тизрәк күченергә өметләнәбез, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Наталья Торощина.
Яңа төзелеш компаниясе үз өстенә алган дүрт йорт бизәү эшләренә әзер инде. Ике йортта буяу эшләренә әзерлек бара, ә ике йорт тулысынча тәмамлану стадиясендә. Анда хәзер обой ябыштыралар, ламинат җәяләр. Фатирларда индивидуаль җылыту өчен котеллар урнаштырылган. Якын арада газ үткәрергә планлаштыралар.
- 13 һәм 14 номерлы йортларны төзеп бетерү эшләре башланды. Аларны киләсе елның җәенә тапшырырга планлаштырабыз, - дип сөйләде төзелеш компаниясе җитәкчесе Андрей Беляков.
Торак комплекс территориясендә ут үткәрелгән һәм асфальт җәелгән.


Район үзәгендә көзен агач утырту кысаларында 6155 төп үсенте утыртылды. Шулардан 1,5 метр биеклектәге 4855 агач һәм 3 метр озынлыктагы 1300 төп агач. ТАССРның 100 еллыгына булачак аллея территориясендә мәдәният һәм мәгариф бүлекләре коллективлары 3000нән артык чыршы утырттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса