24 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Илһам Кашапов Питрәч районы башлыгы итеп сайланды
Питрәчтә дүртенче чакырылыш ТР Питрәч муниципаль районы Советының беренче утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр - Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларына йомгак ясау, район башлыгын, аның урынбасарын сайлау һәм район Советының даими комиссияләре турында.
-
Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын билгеләргә ярдәм итә
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шундый фикерен әйтте.
-
Питрәч районында барлыгы 9 күп фатирлы йорт капиталь ремонтлана
Питрәчнең Мелиораторов урамындагы 23 нче, Осиновода 4 нче, Кощак авылының Центральная урамындагы 32 нче йорт, Комсомольская урамындагы 20 нче, Колайда Молодежная урамындагы 3 нче, Пановкада Тукай урамындагы 3 нче, Ленино-Кокушкинода Центральная урамындагы 1 нче, 1а, Гагарин урамындагы 4 нче йортлар яңартыла.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясаячак
Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының ике утырышы була.
-
«Үз эшебезнең нәтиҗәсен 20-30 елдан соң гына күрәчәкбез»
Якшәмбе көнне урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Без Питрәч урманнарын саклаучылар һәм бер генә түгел, ә йөзләгән, меңләгән агач утыртучылар белән аралаштык.
-
Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курсларына укучылар кабул ителә
1-нче октябрьдән Татарстан мәчетләрендә янәдән татар теле курслары ачыла: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак.